Рөстәм Зәйнуллин, Рөстәм Шәүкәт улы Зәйнуллин (Рустэм Шаукатович Зайнуллин; 1976 елның 26 августы, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау) ― россияле идарә-хуҗалык эшлеклесе, 2022 елның гыйнварыннан Белгород өлкәсе губернаторы урынбасары – өлкәнең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министры. 2009―2016 елларда Удмуртиянең милек мөнәсәбәтләре министры.
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 26 августында Ижауда туган. 1998 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган Бывшего главу минимущества Удмуртии Рустэма Зайнуллина отправили в СИЗО. Udm-info, 23.06.2025.
1997 елдан хезмәт эшчәнлеген «Росгосстрах» САҖ һәм «Дорожник» ЯАҖдә юрисконсульт булып башлаган.
1998 елдан 2016 елга кадәр Удмуртиянең милек мөнәсәбәтләре министрлыгында эшләгән, анда әйдәп баручы белгечтән министрга (2009―2016 еллар) кадәр хезмәт юлын үткән.
2016 елда Севастополь губернаторы чакыруы буенча әлеге төбәккә килгән һәм 2019 елга кадәр Севастополь шәһәренең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре департаментын җитәкләгәнРустэм Зайнуллин задержан в Белгороде: кто это, что известно. bel.ru.
2020 елдан 2021 елга кадәр Кырым Республикасы «Черноморнефтегаз» ДУП милек һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы булып эшләгән.
2021 елда Белгород өлкәсенә эшкә күчкән, башта губернатор киңәшчесе сыйфатында, 2022 елда, губернатор урынбасары – Белгород өлкәсенең милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры урынын алаИрина Долгих. Оказался по «зубам дракону». Под арестом замгубернатора Белгородской области. АиФ Белгород, 22.06.2025. Белгород өлкәсе губернаторы урынбасары вазыйфасын 2022 елның гыйнварында ― СВО башланырга бер ай кала алган (Владимир Базаров Курск өлкәсе хөкүмәтенә шул ук вазыйфага күчкәннән соң вице-губернатор булган)Софья Серебрякова. Силовики опросили курского вице-губернатора Базарова и задержали белгородского экс-вице губернатора Зайнуллина по делу о фортификациях. Новости Черноземья – Площадь, 22.06.2025. Зәйнуллин Белгород өлкәсенең Җир һәм милек активлары белән идарә итү мәсьәләләрендә төп урынны алып торган.
2024 елның октябрендә биләгән вазыйфасы буенча дәүләт муниципаль контрактын вакытлыча туктатып, «Барс-Белгород» ирекле отрядына кергән булган (ирекле отрядлар гражданнар инфраструктурасы объектларын саклау, көнкүрешне тәэмин итү, БПЛА белән көрәш, халыкны эвакуацияләү һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча бурычлар үтиләр) Замгубернатора Белгородской области вступил в отряд «Барс-Белгород». РИА Новости, 08.10.2024.
Тоткарлау 2025 елның 21 июнендә, аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнеп, көч структуралары тарафыннан тоткарланган. Суд Зәйнуллинны 2 айга (20 августка кадәр) СИЗОга җибәргәнВладимир Гердо. Вице-губернатора Белгородской области задержали по делу о мошенничестве. ТАСС, 22.06.2025. Тоткарлау Украина белән чиктә саклагыч корылмалар төзегәндә урлауларны тикшерү белән бәйле: Белгород өлкәсендә 2022 елның октябрендә «аждаһа тешләре» () исемен алган саклану конструкцияләрен урнаштыру башланган. Китерелгән зыян 500 млн сум тәшкил итәргә мөмкин, дип төгәлләштерелә. Янәсе ярты миллиардны чикне ныгытучы тимер-бетон эшләнмәләр җитештергәндә бәяне арттыру һәм урлау нәтиҗәсендә акча эшләргә мөмкин булганВице-губернатор Белгородской области Рустэм Зайнуллин задержан. t.me/mash, 22.06.2025. РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 4нче өлеше буенча оешкан төркем тарафыннан яки аеруча зур күләмдә караклык кылуда гаепләү белдерелгәнЕлизавета Шишкова. Вице-губернатора Белгорода Зайнуллина арестовали по делу о крупном мошенничестве. ВЗГЛЯД, 23.06.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Удмуртия Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасыЯна Хасанова. Почему задержали вице-губернатора Белгородской области Рустэма Зайнуллина: подробности, биография. ura.news, 22.06.2025 2024 – Белгород өлкәсе губернаторының Рәхмәт хаты – үрнәк хезмәте өчен
Искәрмәләр
Сылтамалар Зайнуллин Рустэм Шаукатович. Официальный сайт Белгородской области Михаил Миронов. Вице-губернатора Белгородской области арестовали по делу о мошенничестве. Газета.Ru, 23.06.2025
Төркем:Удмурт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия юристлары Төркем:Шәхесләр:Удмуртия Төркем:Шәхесләр:Белгород өлкәсе Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучылар