«Алга» газетасы – 1917 елда Уфа шәһәрендә чыккан татар социал-демократик газетасы. Тарих Беренче саны 1917 елның 4 августында Уфада, «Тормыш» газетасы типографиясендә басыла. Барлыгы 7 сан гына чыга, алар барысы да урта кулда, 4 битле генә була. Мөхәрир вазифасында – Әхмәтсолтан Хәбиби, нашире — «Татар социал-демократларының Мәркәз комитеты Уфада». Мәкалә язучылар арасында иң җитди чыгыш ясаучысы Кәшфи Кабиров булган. Юнәлеш Газета татар социал-демократларның матбугат органы булып санала, шигаре исә «Берләшеңез, бөтен дөньяның пролетариясе!» була. Ләкин чынлыкта газета шул лозунг буенча гына эшләми, ә бәлки үзенең битләрендә төрле сәяси фикерләргә урын бирә. Мәсәлән, Эчке Россия мөселманнары Милли-мәдәния мохтарияте игълан ителү турында ул болай яза:«Әдәби сүзлек» буенча

Чыганак

Искәрмәләр

Төркем:Татарча гәҗитләр А Төркем:Уфа матбугаты