«Изге чишмә» архитектура һәм йола комплексы (, ) ― Татарстанның Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан ял итү урыны. Чишмә әйләнәсендә, үз эченә музей павильонын, чатырлар һәм ял итү җайланмаларын, йола үткәрү урыны да кертелгән мәһабәт комплекс корылган. Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы составында. Чишмә янында Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының (Һөнәрләр Биләр Форум) балалар өчен чатырлы лагере урнашкан Изге Биләр җирендә шат балалар тавышы яңгырый! selet.biz. Урыны
«Изге чишмә» комплексы Биләр авылыннан төньяк-көнбатышта «Хуҗалар тавы» итәгендәге урманда урнашкан. Авылдан чишмәгә Киров урамыннан борылып, 2,9 км асфальт юл алып бара. Тарих Борынгы заманнарда монда мәҗүсиләрнең салынган булган, анда борынгы болгарларның үзәк алласы — Тәңрегә корбаннар китерелгән. Соңрак әлеге урын шулай ук мөселманнар һәм христианнар өчен изге урынга әйләнә. Чыганак турындагы риваятьләрнең берсендә Биләр хакиме Тырышмал хуҗа һәм аның 40 кызы турында сөйләнелә. Алар шәһәрне дошманнардан батырларча саклаганнар, әсирлеккә алынганнар һәм үлемгә хөкем ителгәннәр. Әмма соңгы мизгелдә кызлар ― йолдызларга, аларның аталары ― чылтырап торган инешкә әверелгән: нәкъ менә ул изге санала да индеСвятой источник Биляр в Республике Татарстан. culture.ru. Биредә православие изге урыны да бар ― «Аллаһы Анасының тереклек чыганагы» (), аның белән татар кызы, шулай ук суда йөзүче икона һәм христиан динен кабул итү турындагы романтик риваять бәйлеОлег Плаксин. Родник «Святой ключ», святой источник иконы Божией Матери «Живоносный Источник» у села Билярск Алексеевский район Республика Татарстан. svyato.info, 11.08.2008 Билярское урочище Святой ключ. votpusk.ru. Православие динендәгеләр район үзәге Алексеевскоедан «Изге чишмә»гә өч көнлек ясыйлар. Шунысы игътибарга лаек, ике чыганакка да су бер урыннан килә. 1990-елларда бу урыннарда рәсми рәвештә Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы төзелә, аның бер өлеше булып «Изге чишмә» комплексы тора. Комплекс 1997 елда Алексеевск районы хакимияте (2004 елга кадәр район башлыгы Алексей Иванович ДемидовНаталья Голобурдова, Елена Иванова, Максим Кирилов, Алексей Лучников. Еще один из рода Демидовых: править Алексеевским будет наследник могучего клана. business-gazeta.ru. 21.02.2018 ) булышлыгы белән «Әлмәтнефть», «Азнакайнефть», «Норлатнефть», «Прикамнефть», «Ямашнефть» нефть-газ табу идарәләре (НГДУ), ремонт-төзелеш идарәсе, «Татнефть» АҖнең (АҖ генераль директоры ) ТатНИПИнефть институты катнашында булдырылган. Хәйриячеләрнең исемнәре истәлек такталарында язылган. Чишмә янында юлчылар ял итсен өчен павильоннар, кызыл кирпечтән ясалган беседкалар корыла, юллар салына, корбан китерү урыннары җиһазландырыла (монда мөселманнар сарыкларны корбанга китерә). Әмма вакытлар узу белән инфраструктура искергән, реставраторларның кызыл кирпеч павильоннарына алмашка бу гаҗәеп матур урыннарда ниндидер аутентик, табигый нәрсә булдырасы килгән. Төрле дини конфессия вәкилләре җыела торган урын — үзенчәлекле. Шуңа күрә «Изге чишмә»не яңарту вакытында паркның архитектура йөзе өчен барлык конфессияләргә, туристларга тигез дәрәҗәдә туры килерлек бердәм дизайн-код булдыруга зур игътибар бирелгән. Хәзер комплекс һәм гамәлдәге барлык инфраструктура, яңадан җитештерелә торган материаллар кулланып, бердәм экологик юнәлештә реконструкцияләнә. Мәсәлән, асфальт юллар һәм кирпеч беседкалар агачка алыштырылган, чишмә янында юыну павильоны һәм чишмә суын җыю өчен уңайлы резервуар барлыкка килгән. Болгарларның мәҗүси архитектурасы образлары өч конфессияне берләштерүче архитектура символына әверелә. Яңартылган беседка һәм түбәләре агач гонттан ясалган павильон формаларының нигезенә борынгы Биләрнең тарихи мирасына, аның сак манараларына һәм борынгы Болгар архитектурасы технологияләренә сылтамалар салынган. Беседкаларны бизәүче нечкә металдан эшләнгән декоратив панельләр борынгы Болгар руннарының челтәрле бәйләме белән капланган. 1нче чират участогының гомуми мәйданы: 10,7 га. Тасвирлама «Изге чишмә» ― мөселманнар, христианнар һәм мәҗүсиләрнең (Шәмә авылында яшәүче чуашлар) килү урыны. Ел саен «Изге чишмә»гә төрле дин тотучы меңләгән юлчы килә. Чишмәдән тыш, изге агачлар һәм «Хуҗалар тавы» үзе дә хөрмәт ителә. «Изге чишмә» территориясе төзекләндерелгән, кирпеч койма белән әйләндереп алынган, чишмәдән тау башына уңайлы баскычлар алып бара, агач юллар ак мәрмәр белән бизәлгән, юлчыларга ял итү һәм ашау өчен павильоннар төзелгән. Ризык әзерләргә теләүчеләр өчен урында махсус мичләр куелган, казан, самавырлар арендага бирелә. «Изге чишмә» суы шифалы дип санала. «Изге чишмә» янында чишмә суы белән коену өчен кабинкалар ясалган (ел әйләнәсе суның температурасы +6 градусСвятой источник в урочище Святой Ключ у села Билярск. vk.com, 20.02.2016). Суның составында көмеш бар, салкын килеш эчсәң дә, тамагың авыртмый, диләр. Чишмә бер дә туктамыйча, гел агып тора. Биредә автомобильләр өчен стоянка бар, ул түләүле. Территориядә мангал зоналы пикник өчен беседкалар бар, беседканы арендалау шулай ук түләүле. Керү юлында биек наратлар үсә. Капкадан кергәч, сул якта аерым павильонда тарихи-археологик музей урнашкан. Биек тау башына 444 баскыч алып менә. Анда истәлекле таш һәм «теләкләрне үтәүче» кара ташлар бар (әлеге ташлар ― территорияне төзекләндерү вакытында куелган композиция гына). Теләкләр тормышка ашсын өчен, бу ташларны сәгать теле уңаена 7 тапкыр әйләнеп чыгарга кирәк икәнБилярский святой ключ и мельница князя Оболенского. Дзен, 29.07.2023. Тәнкыйть
«Хуҗалар тавы»нда мәҗүсилек символлары урнаштыру, Ислам һәйкәлләре урыннарында мәҗүси йолалар үткәрү мөселман җәмәгатьчелегенең ачуын чыгара, алар борынгы мөселман җирендә мәҗүсилекнең активлашуына борчыла. Мөселманнар хөрмәт иткән урыннар белән янәшә потларга табыну ислам кыйммәтләрен хурлау буларак кабул ителә«На пропитанной светом ислама земле Биляра совершать языческие обряды - уму непостижимо!» milliard.tatar.
Искәрмәләр
Әдәбият «Изге чишмә» архитектура һәм культ комплексы / Алексеевск һәм Биләр. Мирас хәзинәсе. Туристлар өчен схема, 2025. Степанова И.М., Михайлова В.М. Путешествие по родному краю. Истории деревень, сёл и посёлков Аксубаевского района Республики Татарстан. Часть 2. Чебоксары: «Новое Время». 2014. Сылтамалар «Святой Ключ» в Билярске Святой источник Биляр в Республике Татарстан. culture.ru Билярск святой ключ Татарстан. RUTUBE видео, 03:19 Фоторәсемнәр
Төркем:Алексеевск районы истәлекле урыннары Төркем:Биләр Төркем:Чишмәләр