Евгений Давыдов, Евгений Виталий улы Давыдов (; 1967 елның 27 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Яңа Зәй) ― совет һәм Россия хоккейчысы (кырый һөҗүмче). Чиләбе хоккее тәрбияләнүчесе, ЦСКА составында уңышка ирешкән, Канада профессионалларына каршы атаклы суперсериядә катнашучы.
Алкалы хоккей буенча Дөнья чемпионы (1990, Швейцария).
Алкалы хоккей буенча БДБ җыелмасы составында 1992 елгы Кышкы Олимпия уеннары (Альбервиль) чемпионы (турнир барышында өч алка керткән һәм сигез матчта өч тапшыру ясаган).
Алкалы хоккей буенча СССРның атказанган спорт мастеры (1990).
Тәрҗемәи хәле
1967 елның 27 маенда Татарстан АССР Әлмәт (1972 елдан Зәй) районы Яңа Зәй эшчеләр бистәсендә (1978 елдан Зәй шәһәре) туган. «Мин Яңа Зәй бистәсендә тудым, монда озак яшәмәсәм дә, Зәйне үземнең кече Ватаным дип саныйм»В Заинске стартовал всероссийский турнир на призы Евгения Давыдова. Заинский муниципальный район, 20.08.2025.
Чиләбедән «Трактор» хоккей клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе. «Трактор» Чиләбе (1984―1986), ЦСКА (1986―1992), НХЛ (1991―1993), НХЛ (1993), НХЛ (1994), San Diego Gulls ИХЛ (1995), Chicago Wolves ИХЛ (1995), EHC Olten Швейцария (1995, 1999—2001), Amiens Франция (1996), Швеция (1996―1998), «Ак Барс» Казан (1998—1999), Швейцария (1999), Финляндия (2001), Berlin Capitals Германия (2001—2002), (2002), Milan Италия (2003), Olofstrеms IK Швеция (2004) өчен уйнаган.
1985/86 сезонында яшьләр арасында дөнья чемпионатында СССР җыелмасы өчен чыгыш ясаган. 1989/90 дөнья һәм Европа чемпионатында СССР җыелма командасында уйнаган. 1992 елгы Кышкы Олимпия уеннарында БДБ җыелма командасында чыгыш ясаган.
«СССР хоккей легендалары» хоккей клубы составында ветераннар турнирларында чыгыш ясавын дәвам итә.
Казанышлары 1992 елгы Олимпия чемпионы 1990 елгы 1990 елгы Европа чемпионатының икенче призеры СССР чемпионы — 1987, 1988, 1989 1988 елда СССР кубогы иясе Европа Кубогы иясе — 1988, 1989, 1990 1990 елда СССР чемпионатының икенче призеры Яшьләр командалары арасында дөнья чемпионы 1986 1985 елгы юниорлар арасында Европа чемпионатының икенче призеры 1997 елда Швеция чемпионатының иң яхшы снайперы
Хөрмәтләү Зәйдәге Боз сараенда яшь хоккейчылар арасында Олимпия чемпионы, совет һәм Россия хоккее легендасы Евгений Давыдов призына традицион бөтенроссия турниры уздырылаОлимпийские чемпионы вдохновляют подрастающее поколение: прославленные хоккеисты побывали с визитами в регионах России. Ночная хоккейная лига. Московская область, 21.08.2025. 2025 елда Зәйдәге Боз сараена хоккей легендасының исеме бирелгән, хәзер ул «Давыдов-Арена» дип аталаТурнир в Заинске на призы Евгения Давыдова. ХК Легенды хоккея, 23.08.2025 Ледовый дворец в Заинске получил название в честь Евгения Давыдова. ХК ЦСКА, 22.08.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Evgeny Davydov Stats And News. NHL.com Yevgeni Davydov — Stats, Contract, Salary & More Evgeny Davydov profile. Eurohockey.com Evgeny Davydov Stats, Height, Weight, Position, Title. Hockey-Reference.com Evgeny Davydov Hockey Stats and Profile at hockeydb.com
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:СССР хоккейчылары Төркем:Россия хоккейчылары Төркем:«Ак Барс» ХК уенчылары Төркем:«Трактор» хоккейчылары Төркем:Олимпия чемпионнары Төркем:Дөнья чемпионнары Төркем:ССРБ атказанган спорт осталары