Рөстәм Скибин, Рөстәм Владимир улы Скибин (, , ; 1976 елның 6 апреле, СССР, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд өлкәсе, Сәмәрканд) ― кырымтатар рәссамы һәм керамика остасы. Украинаның атказанган халык иҗаты остасы (2020). Кырымтатар рәссамнары ассоциациясе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1976 елның 6 апрелендә Сәмәркандта туган. 1944 елда Кырымның көньяк ярыннан депортацияләнгән бабасы , әбисе ― булган.

Әтисе ― яртылаш украин, яртылаш немец, әнисе ― Кырым татары.

1991 елда А. Абдурасулов исемендәге Сәмәрканд сәнгать училищесына укырга кергән, шул вакытта беренче тапкыр Кырымда булган. Училищены «рәссам-педагог» белгечлеге буенча 1996 елда тәмамлаган, шуннан соң Кырымга күченгән.

1996 елдан 2000 елга кадәр Симферопольдәге «Таврика» керамика предприятиесендә баш рәссам булып эшләгән. 2000 елдан ― Кырымтатар рәссамнары ассоциациясе әгъзасы.

2000 елда Симферополь районының авылында «El-Cheber» (тәрҗемәдә — «Осталар иле») студиясен булдырган, ул 2015 елда иҗтимагый оешма буларак теркәлгән. ОстазыЕлена Зорина. Мамут Чурлу — крымскотатарский художник. Крымский блог, 8.04.2007 (1946―2025) җыйган Кырым татарлары чигүләреннән орнаментлар коллекциясе нигезендә керамик эшләнмәләрнең полихромлы бизәкләү стилен булдырган. Аның төп әсәрләре ― керамик савытлар һәм тәлинкәләр. Моннан тыш, кәндил яктырткычлары, фонтаннар, декоратив панно һәм музыка кораллары ясый. 2004 елдан ― «Кырым стиле» проектында катнашучы, «Чатыр-Даг» иҗат берләшмәсе әгъзасы.

2005 елда Украина халык сәнгате осталарының милли берлеге әгъзалыгына кандидат булган. 2005 елдан Бакчасарайда «Челмекчилер» (тәрҗемәдә — чүлмәкчеләр) балалар студиясендә укыткан. 2007 елда Симферопольдә «Чебер-Эли» (тәрҗемәдә — Оста куллар) иҗат остаханәсен ачкан.

Симферопольда Евромәйдан вакыйгаларындә катнашучы. 2014 елның 2 мартында Кырым кризисы вакытында гаиләсе белән Киевка күченгән, анда бер елдан иҗади остаханә ача алган. Украина башкаласында урнашып, «Киев шәһәрендә Кырым татарлары якташлыгы» эшчәнлегендә катнаша башлый, анда мәдәни үсеш комитетын җитәкли (2014 елдан). «Кырым SOS» проектының волонтеры булган.

2021 елда Украина мода атналыгында Рөстәм Скибин дизайнер Полина Веллер белән эшләгән кырымтатар орнаменты төшерелгән кием коллекциясе тәкъдим ителгән.

Рөстәм Quru Isar авторлык стилендә эшли. Аның сере махсус техник алымда: юеш керәч өстенә гравировка ясала, аннары ул аерым фрагментлар рәвешендә буяу һәм эмаль белән тулылана. Шәхси күргәзмәләре бөтен дөнья буйлап уза. Аның керәч (керамика) эшләнмәләрен Бөекбритания короле Карл III һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга бүләк иткәннәрРөстәм Скибин кырымтатар артефактлары, мәдәнияте һәм хәтере турында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 ― Украинаның атказанган халык иҗаты остасы ― «дәүләт төзелешенә, Украинаның социаль-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-мәгариф үсешенә зур шәхси өлеш керткәне, саллы хезмәт казанышлары һәм югары профессионализмы өчен»

Искәрмәләр

Әдәбият Аблямитова Э. З. Возрождение крымскотатарской керамики в деятельности Рустема Скибина // Крымские Диалоги: Культура, Искусство, Образование. — 2018. — Вып. 4 (12).

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Кырым рәссамнары Төркем:Украина рәссамнары Төркем:Украинаның атказанган халык иҗаты осталары Төркем:Кырымтатар мәдәнияте Төркем:Евромәйданда катнашучылар