Дүртөйле (, , ) шәһәре — Башкортостанның Дүртөйле районы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына 31899 кеше яши.Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel . Агыйдел елгасы буена урнашкан

Тарихи мәгълүматлар Дүртөйле торак урыны буларак беренче кат 1795 елда искә алына. Биредә ул вакытта Трапезников, Дьяконов, ике Чистяков яшиләр. Дүрт йорттан торган авылга якын-тирәдәге татарлар «Дүртөйле» дип ат кушканнар.

19 гасыр уртасында, уңайлы, Агыйдел суы өстендә урнашканга күрә Дүртөйле үсеп китә һәм су юлы белән йөкләрне ташу ноктасына әйләнә. Совет чорында район үзәге булып китә. Аның чикләре Татарстанга терәлә, 1935 елда Илеш районы җирләре бүлеп чыгарыла. 1964 елдан — , 1989 елдан — шәһәр.

Атаклы кешеләр Эдуард Әгъзами, журналист

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1932-03-26 Ирек Мөхсинев МДУның юридик факультеты сәясәтче 1999-10-29 Уфа 1939-09-24 Ҡазыханов Вил Суфиян улы Башкорт дәүләт университеты педагогшагыйрьпублицистөлкәне өйрәнүче 2012-10-01 Дүртөйле 1942-10-01 Наталля Барысаўна Парошына Рус балеты академиясеSaint Petersburg University of the Humanities and Social Sciences Беларус Җөмһүрияте опера һәм балет театрыРус балеты академиясе 1962-08-20 Фазлетдинов Радмир Зиф улы Башкорт дәүләт медицина университеты табиб == Социаль тармак == Шәһәрдә 6 тулы урта мәктәп, шул исәптән өч гимназия. 2005 елда, җирле халыкның мәнфәгатьләре белән исәпләшмичә, Дүртөйледә 260 урынга исәпләнгән интернат төрендәге Башкорт гимназиясе ачыла.

Тарих-төбәкне өйрәнү музее, 3 китапханә, 4 хастаханә, «Агыйдел» санаторий-профилакторие, «Венеция» санаторий-профилакторие, «Акчарлак»балалар җәйләве.

Икътисад Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын, нефть чыгару, төзелеш материаллары җитештерүгә, табигый газны кууга корылган.

Матбугат “Юлдаш” иҗтимагый-сәяси газетасы. Татар һәм рус телләрендә чыга. Җирле телевизия (МАУ ДЮРТЮЛИ — ТВ РБ) татар, башкорт һәм рус теләрендә тапшырулар әзерли.

Демография

Милли состав: күпчелеге татарлар (26 мең), азмы-күпме күләмдә руслар (2900 кеше), чирмешләр (480 кеше). Башкортлар юк. Татар теле өстенлек итә.

Дин Ислам «Мирас» мәчете (Ленин ур., 15) 1нче мәхәллә мәчете (Чеверев ур., 31) Христианлык Православие Бөек Василий чиркәве Протестантлык Инҗил инануы христианнарының бәйсез чиркәүләре ассоциациясе «» чиркәве (Ленин ур., 32)

Искәрмәләр

Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан. Совет муниципальных образований Республики Башкортостан. Сайт города Дюртюли Сайты Администраций муниципального района Дюртюлинский район

Төркем:Башкортстан шәһәрләре Төркем:Дүртөйле районы торак пунктлары Төркем:Дүртөйле Төркем:Башкортстанның район үзәкләре