Мәнәүзтамак — Башкортстанның Миякә районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 878 кешенең яшәве мәгълүм. Авыл советы үзәге. Демография 2002 елда 1006 кеше яши, 2010 елда – 878, хуҗалыклар саны – 372. 2002 елгы сан алу буенча татарлар – 60%, “башкортлар” – 38%. Социаль тармак • Мәдәният-мәгариф-медицина объектлары – Мәнәүзтамак урта мәктәбе, балалар бакчасы, Мәнәүзтамак авыл табиплык амбулаториясе.
• Заманча АТС (300 номерлы), абонент булырга теләгәннәр телефон челтәренә тоташкан. Авыл тулысынча газлашкан, электрлашкан, суүткәргеч бар. Үзәк урамнары (Шоссейная, Әхмәдуллин урамнары) каты өслекле, әсфәлт белән капланган.
• Сәүдә эше нык монопольләшкән: “Селена” ҖЧҖ өч кибете (хуҗасы – Гарифуллин Ф.Н.), “Нур” ҖЧҖ ике кибете (хуҗасы Шагапова Р.З.) Җитештерү тармагы • “Дим” күмәк хуҗалыгы (банкрот), ҖЧҖ “Мәнәүз”, он тарту тегермәне (Кадыйров И.З.), Миякә урман хуҗалыгының Дим буе участогы. Авыл җирлеге территориясендә ААҖ “НГДУ Ишембайнефть”нең Сатай нефть һәм газ чыгару цехы.Мәнәүзтамак авыл советы (рус телендә) Тарихи фактлар • 1746 елның 26 августында типтәрләр тарафынна нигезләнгән. 1917 елда – 1870 типтәр, 307 татар, 15 рус исәпләнгән, 1920 елда – 1794 татар һәм типтәр.ufagen.ru
• XIX гасыр ахарында Мәнәүзтамакта 2 мәчет, 3 тегермән, 11 сәүдә лавкасы була. Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Кыргыз-Миякә): 28 км тимер юл станциясенә (Аксеново): 35 км
Авыл белән бәйле шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1898 Таһир Әхмәдуллин 1938-05-09 Казан
Мифтахетдин Акмулла Таһир Әхмәдуллин
Искәрмәләр
Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.