Бостан ( — «бакча»; ) — Рязань өлкәсе Сасово районындагы татар авылы. Цна елгасы кушылдыгы Лея елгасы ярларында урнашкан. Авылда мәктәп, ике мәчет бар.

Рус чыганакларында беренче мәртәбә 1515 елда искә алына. Чынлыкта аның тарихы озынрак. Бостан шәжәрәләрендә Кырым ханы угланы Нур-Дәүләт килүе турында язылган. Ул үзе белән Әстерханнан ике мең кешесен ияртеп 1479 елны Ханкирмәнгә килә. Ул вафат булгач (1491), Әстерханнар Ханкирмәннән китеп, Бостан авылын нигезли. Күп уртак яклары булуга карамастан, Бостан халкы үзен Касыйм татарларына нисбәтләми.

1901–04 елларда Бостаннан китүчеләр Төньяк Кавказдагы Куликовы Копани авылын нигезли. Биредә дә татар теленең бостан сөйләше урын алган. Махмутова, Л.Т. Бастанский говор татарского языка

Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Әмин Тынчеров (1907–1980) — Татарстан Халык комиссариаты шурасы (хөкүмәте) рәисе (1938–1940).

Искәрмәләр

Төркем:Сасово районы торак пунктлары Төркем:Рязань өлкәсе татар авыллары