right|300px|thumb|Аждаһа йолдызлыгы Рәэссөгъбан ( рә’с әҫ-ҫө‘бан — «зур еланның башы»Рәэс — баш; сөгъбан — зур елан, аждаһа. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.; Аждаһа β, Аждаһа бетасы, β Dra) — Аждаһа йолдызлыгының яктырыш буенча өченче йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,79m тәшкил итә. Бу куш йолдыз Җирдән якынча 360 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Хасиятләр Бу G2 спектр сыйныфылы зур йолдыз. Аның тирәсендә кәрлә йолдыз әйләнә.
Йолдызның координатлары (J2000 дәвере): Туры калкулык: 17h 30m 25,96s Авышлык: +52° 18′ 04,99″
Исем Йолдызның гарәп теленнән алынган исем Рәэссөгъбан (Рәэселсөгъбан, рә’с әҫ-ҫө‘бан, ) «Аждаһаның башы» белдерә. «Әлмагест» китабында Птолемей аны «күздән өскәрәк йолдыз» дип атадыПтолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 226., ә әл-Бируни үзенең «Мәсгуд кануны» китабында — тик «күз»Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 94..
Искәрмәләр
Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Аждаһа йолдызлыгы