Мостафа Габдеҗәмил улы Җәмилев (, ; 1943 елның 13 ноябрендә Кырымның Ай-Серез бистәсендә туган) — кырымтатар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле һәм җитәкчеләренең берсе, сәясәтче, хокук яклаучы, совет диссиденты, Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе (1991-2013). Нансен (1998), Төркиянең Җөмһүрият Ордены (2014)Мостафа Җәмилевкә Төркиянең Җөмһүрият ордены бирелде, Польшаның «Solidarność» һәм башка премияләр һәм бүләкләр иясе. Украина Каһарманы (2023)
Барлык гомерен Мостафа Җәмилев кырымтатар халкы хокуклары өчен көрәшкә багышлый. Совет чорында үз халкын ватанына кайтару өчен көрәш алып бара, диссидентлар рәтенә кертеләОмский процесс: как судили Мустафу Джемилева в 1976-м . Советлар Берлеге таркалу алдыннан Кырымга кайта, Кырымтатар Милли Мәҗлесен җитәкли, 2014 елда Кырымның Русиягә кушылганынна кискен каршы чыгаМостафа Җәмилев: "Мәскәүнең кырымтатарларны Казан түрәләре ярдәмендә буйсындыру сәясәте уңмады".
Ватанпәрвәрлеге өчен Мостафа Җәмилевне «Кырым улы» () дип атыйлар. Аны берничә тапкыр Тынычлык өчен Нобель бүләгенә тәкъдим итәләр (шул исәптән, 2014 елда татар милли хәрәкәте вәкилләре тарафыннанТатар оешмалары Мостафа Җәмилевне Нобель бүләгенә тәкъдим итә).
Тормыш юлы Мостафа Җәмилев 1943 елның 13 ноябрендә Кырымның Ай-Серез бистәсендә дөньяга килә. 1944 елның 18 маенда гаиләсе белән Кырымнан Үзбәкстанга сөргенгә җибәрелә. Анда мәктәпне тәмамлагач, авиация заводында токарь булып эшли. 1962 елда Ташкент ирригация һәм авыл хуҗалыгы инженерлары институтына укырга керә, ләкин аннан куып чыгарылаДжемилев Мустафа .
1961 елда Кырымтатар яшьләре берлегенең Ташкент бүлеген оештыруда катнаша, аны җитәкли. 1969 елда «Советлар Берлегендә кеше хокуклары яклауның инициативалы төркем»не оештыруда катнаша. Хокук яклау өлкәсендә актив шөгыльләнүе өчен 1966-1983 еллар аралыгында алты тапкыр кулга алына. Төрмәләрдә барлыгы якынча 15 ел үткәрә. 1975-1976 елларда Омск төрмәсендә 303 көнлек ачлыкны тота. 1986 елда азат ителә.
1989 елда гаиләсе белән Кырымга, Бакчасарай шәһәренә кайта. 1991 елда оешкан Кырымтатар халкы Мәҗлесен җитәкли башлый (бу вазифаны ул 2013 елның ноябренә кадәр башкара). 1998 елдан бирле Украина Югары Радасында депутат.
2014 елның язында Кырымның Русиягә кушылуына кискен каршы чыга. 12 мартта ул Мәскәүдә Миңтимер Шәймиев белән очраша, Владимир Путин белән телефоннан сөйләшү үткәрәҖәмилев Азатлыкка: "Путинга төп шарт – Кырымнан гаскәрне чыгару". 3 май көнне Җәмилев Кырымга кертелми калаҖәмилев Кырымга кертелмәде, әмма кайтачагын вәгъдә итте.
Өйләнгән. Кызы һәм ике улы бар.
Бүләк һәм мактаулы исемнәр Сәлҗүк университетының мактаулы хокук докторы (1996, Төркия). Нансен премиясе (1998). Төркиянең Җөмһүрият Ордены (2014). Польшаның «Solidarność» премиясеҖәмилевкә Solidarność бүләге тапшырылды. Telegram: Contact @krymrealii (Крым.Реалии) Искәрмәләр
Сылтамалар Мостафа Җәмилев: "Мәскәүнең кырымтатарларны Казан түрәләре ярдәмендә буйсындыру сәясәте уңмады" "Мостафа Җәмилев – бөтен татар халкының лидеры булырдай шәхес"
Төркем:Кырымтатар милли хәрәкәте Төркем:Хокук яклаучылар Төркем:Украина Каһарманнары