КүкчәтауОнлайн — энциклопедия Tatarica. таулары ( — «күк тау») — Күкчәтау калкулыгындагы таулар. Административ яктан Казакъстанның Акмола өлкәсенә карыйлар. Иң биек ноктасы — Күкчә пигы (947 м).Казахстан // Атлас мира / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 2009 г. ; гл. ред. Г. В. Поздняк. — М. : ПКО «Картография» : Оникс, 2010. — С. 110—111. — ISBN 978-5-85120-295-7 (Картография). — ISBN 978-5-488-02609-4 (Оникс).КАЗА́ХСКИЙ МЕЛКОСО́ПОЧНИК : [арх. 29 октября 2022] // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.

Географиясе

Таулар көньяктан төньякка дуга сыман сузылган, озынлыгы — 20 км, киңлеге — 5 км. Күкчәтау ике өлешкә бүленә: Төньяк (Күкчә, Бура, Җәкебатыр) һәм Көньяк (Аертүбә һәм Шортан). Таулар Девон һәм Силурий чоры гранитларыннан ясалган. Тау битләре тектоник ярыклар ясалу, гранит ваклану, денудация нәтиҗәсендә нык кискәләнгән. Таулардан Кылчакты елгасы башлана. Кокшетау // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005. — Т. III. — ISBN 9965-9746-4-0. (CC BY-SA 3.0)

Тау битләрендәге көлсу туфракларда нарат, каен, тирәк, төрле куаклар үсә. Тау итәгендәге үзәннәрдә, болын туфрагында сарутлар, арпабаш, куаклы сарутлар һәм башка үләннәр бар.

Тау итәгендә Кече Чабаклы, Олы Чабаклы, Бурабай һәм Чуртанлы күлләре урнашкан.

Ял итү

Күкчәтауда «Боровое», «Окжетпес», «Щучинск» һ.б. шифаханәләр, күпсанлы ял йортлары, студентлар лагерьлары урнашкан.«Қазақстан»: Ұлттық энциклопедия / Бас редактор Ә. Нысанбаев — Алматы «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 ISBN 5-89800-123-9, V том

Искәрмәләр

Төркем:Бурабай районы Төркем:Акмола өлкәсе географиясе Төркем:Әлифба буенча тау сыртлары Төркем:Әлифба буенча тау түбәләре Төркем:Казакъстан таулары