Юань империясе (; кыт. 元朝 (Yuáncháo)) — территориясенең төп өлеше Кытай җирләре булган монгол дәүләте (1271—1368). Ул Чыңгызханның оныгы, монгол ханы Хубилай тарафыннан нигезләнә. Хубилай хан 1279 елда Кытайны яулап алуны тәмамлый. Империя 1351—1368 еллардагы нәтиҗәсендә җимерелә. Бу империянең рәсми кытай тарихы соңрак Мин империясе чорында язылган һәм «Юань ши» дип аталган.
Монголлар дистә еллар буе хәзерге Төньяк Кытайны да үз эченә алган киң территорияләр белән идарә итсәләр дә, дәүләтнең традицион кытай стилендә нигезләнүен Хубилай хан 1271 елда гына рәсми рәвештә игълан итә. Кытайны тулысынча яулап алу 1279 елда, Көньяк Сун җиңелгәч тәмамлана. Ул вакытка Хубилай ханның биләмәләре башка монгол ханлыкларыннан аерылып тора һәм хәзерге Кытайның зур өлешен, шулай ук аңа якын төбәкләрне, шул исәптән хәзерге Монголияне дә үз эченә ала. Хубилай хан нигез салган Юань империясе бөтен Кытай белән хакимлек иткән кытай булмаган династияле беренче дәүләт була һәм 1368 елга кадәр яши, шул елны Мин империясе аңа хәлиткеч җиңелү китерә. Әмма моннан соң да Чыңгызыйлар, үзләренең тарихи монгол ватанына чигенеп, Төньяк Юань дип аталган дәүләттә идарә итүләрен дәвам итәләр.
Искәрмәләр
Әдәбият Далай Ч. Монголия в XIII—XIV веках / Отв. ред. Б. П. Гуревич. — М.: Наука, 1983. Зограф И. Т. Монгольско-китайская интерференция (язык монгольской канцелярии в Китае) / Отв. ред. С. Е. Яхонтов; Институт востоковедения АН СССР. — М.: Наука (ГРВЛ), 1984. — 148 с. — 1600 экз. (обл.) Россаби М. Золотой век империи монголов = Khubilai Khan: his life and times / Пер. с англ. С. В. Иванова. — СПб.: Евразия, 2009. — 479, с. — (Историческая библиотека). — 1500 экз. — ISBN 978-5-8071-0335-2.
Төркем:Кытай тарихы Төркем:Монголия тарихы