Тинчурин театры оркестры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры () ― 1988 елда оешкан, 2013 елда торгызылган, Казанда иҗат итүче сәнгать коллективы. 2019 елдан сәнгать җитәкчесе һәм театрның баш дирижёры — Ильяс Камал.

Тарих

1988 елда театрның музыка бүлеге мөдире, композитор һәм дирижёр Ренат Бикбулатов «Аршин мал алан» опереттасы (Гозәер Хаҗибәков әсәре, режиссёр Дамир Сираҗиев) өчен махсус профессиональ оркестр җыя Тинчурин театры оркестры оешуга 35 ел! «Сәхнә», 3.01.2024. Оркестр составына зур дәрәҗәле музыкантлар чакырыла, уйнаучыларның күбесе ― Казан музыка училищесы, Казан дәүләт консерваториясе укытучылары. Оркестрның башкару сыйфаты бик югары дәрәҗәдә булган. Оркестр ― зур үсеш кичергән, күпсанлы спектакльләрне бизәгән, концерт программалары ясаган коллектив булган.

1990-еллар уртасында илдәге катлаулы вәзгыять сәбәпле, оркестр үз эшен туктатып торырга мәҗбүр була, театрның оркестр чокыры консервацияләнә.

2013 елда эшли башлаган инструменталь ансамбль ― оркестрның торгызылу процессының чишмә башы. Ансамбль катнашында куелган беренче спектакль ― Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре буенча спектакль (режиссёр Резедә Гарипова). Алга таба түбәндәге спектакльләрдә җанлы мзыка яңгырый: «Чипполино» «Назлы кияү» «Чулпан» «Эх, алмагачлары!» «Алай түгел – болай ул» «Гөләндәм туташ хатирәсе» «Башмагым–jazz» «Әкият китабы», «Шаян Гөлшаян», «Соңгы әсәр», «Мәхәббәт баскычы» спектакльләренә музыкаль бизәлешнең аудиоязмалары ясалган.

2019 елда оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм театрның баш дирижёры вазыйфасына Ильяс Камал билгеләнәКамалов Ильяс Фәйзрахман улы. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Оркестр составы киңәйтелә. Репертуар туплана башлый. Салих Сәйдәшев мирасын барлау өстендә зур эш алып барыла. Театр спектакльләре музыкасыннан тыш, татар классик композиторларының инструменталь һәм вокаль-инструменталь әсәрләре репертуарга алына. Оркестр катнашында «Асылкош», «Ядәч! Исемдә!», «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакльләре сәхнәләштерелә. «Кара пулат» операсы торгызыла. «Кияү урлау», «Мәдинә» спектакльләренә музыка яздырыла.

Театрның 88нче сезонында «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» проекты барлыкка килгән. Әлеге концертлар циклын башлауның максаты ― тамашачыны татар классик музыкасы (З. Яруллин, С. Габәши, С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, З. Хәбибуллин, Х. Вәлиуллин, А. Ключарев, Н. Җиһанов, Ф. Яруллин, А. Монасыйпов, Р. Яхин) һәм бүгенге көндә иҗат итүче композиторлар (Р. Кәлимуллин, Р. Әхиярова, И. Байтирәк, В. Харисов, Э. Низамов, И. Камал, А. Сөнгатуллина, А. Абдуллина, Г. Тимербулатова, Г. Закирова, Л. Абдуллина һ.б.) әсәрләре, яңа буын яшь һәм сәләтле башкаручылар белән таныштыру. Чаралар лекция-концерт формасында уза. Тамашачылар уен кораллары белән таныша ала.

89нчы сезонда «Идегәй» спектакле сәхнәләштерелә. «Яратам! Бетте-китте» (режиссеры Зөфәр Харисов)Адилә Илалова. “Яратам! Бетте-китте!” комедиясе елатты. Шәһри Казан, 14.04.2023, «Җилкәнсезләр» спектакльләренә музыка яздырыла. «Кара пулат» операсы (Ренат Харис либреттосы, Эльмир Низамов музыкасы) Болгарда күрсәтелә«Кара пулат» операсы Болгарда Кара пулат фонында түләүсез күрсәтеләчәк. Всемирный конгресс татар, 10.08.2022.

Оркестр коллективы, чакырылган музыкантларны да кертеп, 18 кешедән тора (2024)Миляуша Кашафутдинова. Оркестр театра Тинчурина отмечает 35-летний юбилей. «Реальное время», 17.02.2024. Оркестр Татарстанның әйдәп баручы оркестрлары белән бергә дәүләт чараларында, Г. Тукай исемендәге Татар филармониясендә, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында чыгыш ясый, фестивальләрдә, бәйрәм һәм хәйрия чараларында актив катнаша Оркестру театра им. К.Тинчурина – 35 лет. республика21век.рф, 01.03.2024. Шулай ук Р. Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән «Минем Такташ» операсының аудиоязмасында, «Абязов―фестиваль»дәОльга Голыжбина. Татарстанский музыкант и композитор Ильяс Камалов стал первым аранжировщиком «Абязов-фестиваля». Татар-информ, 9.12.2016, Яшел Үзән музыкаль театры белән уртак проект «Мадемуазель Нитуш» опереттасы куелышында катнаша.

Җитәкчеләр 2013―2016 ― Ксения Мөхәммәтҗанова, 2016―2021 ― Евгения Глухова.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Театр һәм музыка. «Сәхнә», № 11 (215), 2025 ел. ― Б.22-23.

Сылтамалар Оркестр. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Театрыбыз оркестрына быел — 35 яшь. Театр им.К.Тинчурина Вконтакте, 20.12.2023

Төркем:1988 елда барлыкка килгән музыкаль төркемнәр Төркем:Тинчурин театры Төркем:Татарстан оркестрлары Төркем:Кәрим Тинчурин