Җаһан Поллыева, Җаһан Рәҗәп кызы Поллыева (, ; 1960 елның 15 апреле, СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад) ― Россия дәүләт эшлеклесе, юрист, спичрайтер, җырлар язучы шагыйрь. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2021). Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1991)Биография Д. Р. Поллыевой. // persones.ru. Юридик фәннәр кандидаты (1986). Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
Озак вакыт Россия президентлары Борис Ельцин, Владимир Путин һәм Дмитрий Медведевның төп спичрайтеры булып торган.
Тәрҗемәи хәле 1960 елның 15 апрелендә Төрекмәнстан ССР башкаласы Ашхабад шәһәрендә М. Горький исемендәге Төрекмән дәүләт университеты укытучылары гаиләсендә туган. Әтисе чит ил әдәбияты тарихы, әнисе инглиз теле укытучысы булып эшләгән. Бабасы политэкономия укыткан, әбисе Төрекмәнстан ССР Югары суды хөкемдары булган. Сеңлесе Абадан Поллыева ― Россия һәм Белоруссия даими комитетының департамент башлыгыАбадан Поллыева: «Задачи союзного строительства будут выполняться и в будущем». // postkomsg.com.
1977 елда Ашхабад шәһәренең 12нче урта мәктәбен тәмамлаган. Шул ук елда М. Горький (1991 елдан Мәхтүмколый) исемендәге юридик факультетына укырга кергән. Комсомол хезмәткәре булган ирен эшкә Мәскәүгә күчерү сәбәпле, укырга МДУның юридик факультетына күчерелгән. 1982 елда бик яхшыга Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын, 1986 елда Россия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлаган (җитәкчесе профессор В. П. КазимирчукВладимир Петрович Казимирчук). «Шәхеснең хокукый тәртибе һәм дини нормалар» темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы 1986―1990: ВЛКСМ ҮК һәм СССР хезмәт буенча дәүләт комитетының Яшьләр институты каршындагы тикшеренү үзәгендә кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, сәяси хокук бүлеге мөдире.
1990―1991: халык депутатларының Мәскәү шәһәр советы баш аналитигы, киңәшчесе.
1991―1992: сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт хезмәте киңәшчесенең административ советы әгъзасы, социаль-сәяси анализ һәм фаразлау бүлеге башлыгы.
1992―1993: Россия Федерациясе Президенты Администрациясе киңәшчесе.
1993―1995: премьер-министр урынбасары киңәшчесе.
1995―1997: мәгълүмат агентлыгының башкарма сәркатибе, вице-президенты.
1997: премьер-министрның беренче урынбасары, ягулык һәм энергетика министры киңәшчесе.
1997: Президент Администрациясе җитәкчесе ярдәмчесе.
1997―1998: Россия Федерациясе Президентының өлкән ярдәмчесе.
1998: премьер-министр секретариаты җитәкчесе.
1998―2012: Президент Администрациясе җитәкчесе урынбасарыБиография Поллыевой Д. Р. // customsunion.ru.
март 2004―2012: Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе.
2012 елның гыйнварыннан: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Аппараты җитәкчесеДжахан Поллыева возглавит аппарат Госдумы. «Российская газета» // rg.ru (27 декабря 2011 года).
Дәүләт гражданлык хезмәтендә тиешле еллар эшләү буенча пенсиягә чыкканнан соң, Санкт-Петербургта «Берләшкән судно төзелеше корпорациясе» () акционерлык җәмгыяте вице-президенты вазифасын биләгәнПоллыева покинула госслужбу. http://www.eg.ru/daily/russia/57977/ . Корпорациянең дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеге һәм җәмәгатьчелек белән элемтә мәсьәләләре белән җитәкчелек иткән.
Иҗаты Җырлар иҗат итүче шагыйрь. , һәм башка Россия композиторлары белән хезмәттәшлек итә. Россия шоу-бизнес йолдызлары («Я смогу»), («Опять метель»), Николай Басков («Избранница»), Александр Буйнов («От любви умирают»), Марк Тишман («Апрель») һ.б. башкаруындагы популяр җырларның текстлары авторы.
Казанда рус телендә нәшер ителүче «Казань» журналының 2021 елгы апрель санында (34-37нче битләр) Җаһан Поллыеваның җырга әйләнгән шигырьләре һәм аның белән интервью басылган Алина Ермолаева. Спичрайтер и поэт. «Казань», 5.04.2021.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесеУказ Президента Российской Федерации от 20 декабря 2021 года № 714 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». // publication.pravo.gov.ru 2015 ― Александр Невский ордены (РФ) Указ Президента Российской Федерации от 23 марта 2015 года № 151 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». // publication.pravo.gov.ru 2011 ― Мхитар Гош медале (Әрмәнстан) 2010 ― III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденыУказ Президента Российской Федерации от 15 апреля 2010 года № 462 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Поллыевой Д. Р.» // szrf.ru 2008 ― Россия Федерациясе Президентының Почет грамотасы 2006 – «Дустлик» ордены (Үзбәкстан) 2001 ― Почёт ордены (РФ)Указ Президента Российской Федерации от 16 апреля 2001 года № 431 «О награждении орденом Почёта Поллыевой Д. Р.» // graph.document.kremlin.ru 1991 ― Ленин комсомолы премиясе
Шәхси тормышы Беренче ире ― ВЛКСМның элеккеге функционеры һәм отставкадагы тикшерүче. Улы ― Азат Каррыев, РАО «ЕЭС» ММЧ белән хезмәттәшлек департаментында эшли. Икенче ире ― Михаил Юрьевич Казачков, «РВС-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры, «Вертолет индустриясе ассоциациясе» идарәсе рәисе, вертолет спорты буенча спорт мастеры, 2006 елгы дөнья чемпионаты призеры.
Искәрмәләр
Сылтамалар Биография на сайте kremlin.ru
Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары Төркем:Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Россия шагыйрьләре Төркем:Россия язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:«Дустлик» ордены кавалерлары Төркем:РФ атказанган юристлары Төркем:Россия Федерациясе Президентының Почет грамотасы белән бүләкләнүчеләр Төркем:Ленин комсомолы премиясе лауреатлары Төркем:Россия Президенты администрациясе хезмәткәрләре Төркем:Спичрайтерлар