Алекса́ндр Ма́ркович Остро́вский (1893 елның 12 (24) сентябре, Киев, Россия империясе — 1986 елның 20 ноябре, Лугано, Тичино, Швейцария) — еврей килеп чыгышлы Германия һәм Швейцария математигы.

Тәрҗемәи хәле (Иске стиль буенча) 1893 елның 12 сентябрендә Киевта, еврей гаиләсендә туган . Әти-әнисе — Васильков мещаны Мордко Шмулевич Островский һәм Вера Островская (кыз фамилиясе Рашевская).

Алтын медаль белән Киев коммерция училищесын (1911) тәмамлаган, Германиядә Марбург университетында укыган. 1922 елда күпбуыннарның боҗралары модульләре турында диссертацияне яклаган һәм Гёттинген университетының приват-доценты булган. Кембридж, Оксфорд һәм Эдинбург университетларында стажировка үткән. 1927 елдан бирле — Базель университетының математика профессоры. Алгебра, саннар теориясе, геометрия, топология, функцияләр теориясе, дифференциаль тигезләмәләр буенча хезмәтләр авторы. 1956 елда Базель университетында фәнни эшчәнлекне дәвам итеп отставкага чыккан. Франция, Швейцария һәм Канада университетларының шәрәфле докторы.

Истәлеге Швейцариядә 1989 елдан бирле Островский Премиясен бирә торган аның исеме хөрмәтенә аталган фонд барлыкка китерелгән булган..

Шулай ук карагыз Островский теоремалары Островский нумерациясе

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сайт Фонда имени А. М. Островского Островский Александр Маркович Төркем:Математиклар