Адай — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Атамасы инеш исеменнән килә. Актаныштан 35 чакрым көнбатыштарак электән дә, хәзер дә олы юллардан читтә утыра. Безнең эрага кадәр 5-6, 3-2 меңьеллыкта, безнең эраның 3 йөзендә үк биредә халыклар яшәгәнлеге билгеле. Вакытында бары земство почтасының өченче тракты якыннан узган. Авыл 1627 елда салынган, диләр. Хәзерге адайлыларның бабалары - Карабәк оныклары бирегә өйдәш булып урнашалар. Аңарчы Иске авыл коесы дигән урында (иген кыры уртасы хәзер) яшәгәннәр. Аылның төп кешеләре марилар була, 1795 елда алар саны 25 тәшкил итә, 11 е - ир-ат, 1870 елда ир-атлары 13 була. Башта Җәнәй волостеның Тугызынчы түбәсенә, соңыннан Алтынчы йортка, Семиостров волостена, 1930-1935 елларда Актаныш, аннан 1959 елга кадәр Калинин районына кертелә. Авылның 6 ир-ат Өченче типтәр командасында исәптә тора. 1747 елда авылда 35 ир-ат булуы теркәлгән. 1795 тә 14 хуҗалыкта - 106, 1870 тә 74 йортта - 365, 1913 тә 186 гаиләдә - 931, 1920 дә - 985, 1922 дә - 797, 1930 елда - 756, 1949 да - 629, 1958 дә - 607, 1965 тә - 172 хуҗалыкта - 740, 1989 да 132 йортта - 356, 1993 тә 133 хуҗалыкта - 372, 2010 елда 102 хуҗалыкта 253 кеше яши. Алар мишәр һәм типтәр катламына караганнар. Е.Пугачев явында 5 ясаклы татар старшиналары Мөхәммәтрәхим Йосыпов, 30 татар һәм мари Сәфәр Якупов белән Сәет Даутов төркемнәрендә катнашканнар. 1799 елдан 918 дисәтинә җирдән файдаланалар. Авылда ашлык магазины ачыла. Гомер-гомергә мүк чыгару, кайры төшерү, печән әзерләү, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Кышка Ижевск, Воткинск, Сайгаткага акча эшләргә барып кайткан ир-атлары. Авылда суыргыч тотканнар. 1848 елга кадәр мәчетләре була, бу вакытка инде искерергә өлгерә. 1848 елның көзеннән Низаметдин Хисаметдинов мулла булып эшли башлый. 1939 елда мәчет яшәвеннән туктый. 2008 елның көзендә генә ул кабат төзелеп, файдалануга тапшырылды. 1887 елның июненнән авылда Юа җыены үткәрелеп килә, соңгысы 1930 елда уздырыла. НЭП чорында патент алып сәүдә иткән, ташландык хәлдәге су һәм җил тегермәнен арендалап эшләткән 6 кеше 1928 елның декабрендә сайлау хокукыннан мәхрүм ителәләр. Әбуталип Миңнебаевны туган яктан сөреп җибәрәләр. Барысы 4 кеше репрессияләнә. 1929 елда берничә хуҗалык ширкәт оештыралар. Аннан "Ташьелга" хуҗалыгы төзелә. 1957 елда Үмәнәйдәге тельман, соңыннан Сталин (билгеле вакыйгалардан соң Фрунзе) исемендәге хуҗалыклар белән берләшәләр. 1992-1996 елларда мөстәкыйльлек алып, кабат "Ташьелга" булып көн күрәләр. Хәзер биредә фермер-крестьян хуҗалыгы оешты. Совет-фин сугышында 5 адайлы катнаша. Ә Бөек Ватан сугышы кырларында 104 яугир мәңгелеккә ятып кала, илне сакларга 123 кеше чакырылган була.
Тарих 1747 елда нигезләнгән. Демография Халык саны17471795185918701884189719061913192019261938194919581970197919892002201035106341365548751910931985715756629607693577380337254Адаево. Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 185 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,38%, башка халыклар — 1,62%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1895 Гали Иманов No/unknown value No/unknown value 1945-01-01 Зөфәр Иманыв инженер-механик 2001-10-04 Чаллы
Зөфәр Иманов (1945-2001), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Гали Иманов Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 14нче бит.