Ювковцы () — Украинаның Хмельницкий өлкәсе Белогорск районында урнашкан татар авылы.

Географиясе Авыл Бездна елгасы (Горыняның сул кушылдыгы) буенда урнашкан. Җир бодай үстерү өчен яраклы, авыл территориясендә күл балчыгы ятмалары бар. Туфракның тирәнрәк катламы-известьташтан.

Исеме «Яковцы», «Ювковцы» (1855), «Ивковцы» яки «Ивкивцы» (1878) атамаларының вариантлары билгеле. Ювковцы атамасы 1926 елдан бирле билгеле һәм Ювко, Йовко исеменнән чыккан.Торчинська Н. М., Торчинський М. М. Словник власних географічних назв Хмельницької області. — Хмельницький : Авіст, 2008. — 549 с. — ISBN 978-966-96969-3-9.

Тарихы XIX гасырда язылган җирле риваятьләрнең берсе элек Ювковцы урынында Кропы исемле шәһәр булганлыгын күрсәтә. Элек авыл халкы балчыктан чүлмәк ясау белән шөгыльләнгән. Тикшеренүчеләр фаразлавынча, Ювковцы исеме астында XVI гасыр ахырыннан билгеле. Авыл 1648 елгы Украина-Польша сугышы вакытында зыян күргән һәм бөлгенлеккә дучар булган. Аерым алганда, 1648 елда авылда 33 крестьян йорты, ә 1650 елда 6 гына крестьян йорты булган.

XVII гасырның икенче яртысында ювковцыда татар-липкалар тупланып яшәве теркәлә.Якубович М. Іслам в Україні: історія і сучасність. — Вінниця : ТОВ «Нілан-ЛТД», 2016. — 264 с. — (Бібліотека ісламознавства) — ISBN 978-966-924-218-1. Ювкивцыда татарларның кайчан һәм ничек килеп урнашуы төгәл билгеле түгел. Риваять буенча, авылның хуҗасы Яблоновский кенәзе татарлар белән сугышканда аларның күбесен әсирлеккә алып, үз биләмәләренә урнаштыра. Күчеп килүчеләр кенәзгә хезмәт иткәннәр һәм бүләккә төрле хокуклар, җир һәм беркетелгән крестьяннар алганнар. 1681 елдан соң авылда мәчет төзелә.Забелин А. Военно-статистическое обозрение Волынской губернии. — Кіевъ : Тип. Штаба Кіев. воен. Округа, 1887. — 425 с. (рос. дореф.)

1844 елда Ювковцы җирләренең бер өлешен Болеслав Купневский Плужанскийлар утарыннан Яблоновский кенәзләреннән сатып ала. Авылның аз өлеше мөселман җир биләүчеләренә караган. Аларның бу җирләрдән файдалануы Станислав Конецпольскийның 1681 елда хокукларын бирүе белән бәйле.

1870 еллар ахырында Ювковцы территориясендә хамаил языла. Анда Коръәннең гарәп әлифбасында язылган берничә сүрәсенең украин теленә тәрҗемәсе урнаштырылган. Острожск тарих-туган якны өйрәнү тыюлыгында Мостафа Адам Али Лебед тарафыннан ювковец татарлары гаиләсе кулында булган 1804 елгы гарәпчә Коръән саклана.

1886 елда авылда мөселман халкының үз мәчете, мулласы, зираты була. Мәхәллә киң үзидарәгә ия булган һәм 1831 елдан Бакчасарайдагы Таврия Диния нәзарәтенә буйсынган. Мәчет агач бина була. Татарлар фермерлык һәм психик авырулы кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнгәннәр. XX гасыр башына кадәр исерткеч эчемлекләр кулланмау буенча мөселман кагыйдәләрен үтәгәннәр. Мәчет өстендә Станислав Конецпольский байрагы эленеп торган.Borawski P., Dubiński A. Tatarzy polscy: dzieje, obrzędy, legendy, tradycje. — Warszawa : Iskry, 1986. — 272 с. — (Czarna Seria) — ISBN 9788320705973. (пол.)

XIX гасыр ахырында авыл Волынск губернасы Острожский өязе Перерословский волостена карый һәм 114 йорт урнашкан. 1907 елда ювковец мулласы итеп Йосыф Али улы Мухлио билгеләнә, ул 1911 елның башында православныйлар аналогиясе буенча метрик китапларга язулар башкарган. Шул ук вакытта «рухи эшләрне» Заһир Самуилович Козакович һәм Азимет Жданович башкара. Моңа Таврия Мөселман Диния нәзарәте шикаять бирсә дә, авыларның мөселман җәмгыятенә формаль йогынты гына ясаганга бу уңышсыз була.Якубович М. М, Кралюк П. М., Щепанський В. В. Татари Волині: історія, культура, контакти. — Вінниця : ВАГО «Альраїд», 2018. — 206 с. — (Бібліотека ісламознавства)

1911 елда авылда мәктәп, ике кибет, кредит җәмгыяте, аракы кибете, мәчет һәм китапханә була. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында авылга Госман империясенә килгән татарлар килү сәбәпле, Ювковец мәчете яшерен полиция күзәтүе астында була. Россия хакимияте аларны Россия империясенә каршы баш күтәрүне әзерләүдә шикләнә. Соңыннан «төрек яклы булган» өчен җинаять эше кузгатыла.

1917 елның 7 (20) ноябрендә Украина Халык Җөмһүрияте составына керә.

Әле 1924 елның 1 гыйнварына авылның иң зур санлы халкы татарлар була.Національні меншості на Україні (реєстр селищ). — Харків : Держвидав України, 1925. — С. 19.

1942 елда җирле халыкның бер өлешен алман гаскәрләре куып чыгаралар һәм биредә «Кояшлы Үзән» алман колониясен төзиләр. Бу вакытта мәчет сүтелә. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында татарларының шактый өлеше Кызыл Армиягә мобилизацияләнә.

1971 елда Залужский авыл советы составына керә. 1989 елдан Корытна авыл советына карый . 2018 елның 1 февраленнән авыл Белогорск бистә җәмгыятенә карый. 2020 елның 19 июлендә, административ-территориаль реформа һәм Белогорск районы бетерелү нәтиҗәсендә, авыл Шепетов районы составына керә.Постанова Верховної Ради України від 17 липня 2020 року № 807-IX «Про утворення та ліквідацію районів».

Халык саны

Авылда литва һәм кырым татарларының ассимиляцияләнгән токымнары яши.

XIX гасыр ахырында авылда 545 кеше, шул исәптән 1886 елда авылда 233 мөселман яшәгән. 1911 елда авылда 809 кеше яши.

1942 елда алман гаскәрләре авылдан татарларның, украиннарның һәм полякларның бер өлешен куып чыгаралар.

1989 елгы УССР җанисәбе буенча авыл халкының саны 207 кеше тәшкил итә, шулардан 93 ир-ат һәм 114 хатын-кыз.

2001 елда Украинада халык санын алу буенча авылда 145 кеше яшәгән, барысы да туган тел дип украин телен таныган.

2013 елда авылда 75 кеше яши, 2022 ел башына — 52 кеше. Татар җәмгыятеннән аерым вәкилләре генә калган, башкалар асылда ассимиляцияләнгәннәр һәм абсолют күпчелектә дини һәм мәдәни үзенчәлекләрен югалтканнар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ювковцы Украина Югары Радасы сайтында  

Ювковцы: татарская «Атлантида» Волыни. Неизвестная история мусульман Украины.

Төркем:Хмельницкий өлкәсе торак пунктлары Төркем:Украина татар авыллары