Иси́дор Милетлы (юнан телендә: Ἰσίδωρος ὁ Μιλήσιος; VI гасыр) — Византия математигы һәм архитекторы.

Милетта туган булган. Гаиләсе турында мәгълүмат әз. 530-ынчы еллар уртасында ук күренекле галим булган, Мисыр Александриясендә һәм Константинопольдә укыткан. Юстиниан I чакыруы буенча Траллыдан Анфимий белән 532-537 елларда Изге София соборын төзегән, ә аннан соң, Константин Родослының бәхәссез түгел шәһадәте буенча, Константинопольдә Изге Апостоллар чиркәвен. Исидорның алга таба язмышы турында мәгълүмат юк. Аның Исидор дигән улы булган, шулай ук сәләтле архитектор булган.

Исидор стереометрия һәм физика сораулары өстендә эшләгән. Параболаның тоташ сызылуы өчен корал уйлап тапкан, аның ярдәме белән кубны икеләтү турында мәсьәләне чишкән. Бу корал, Евтокий сүзләре буенча грек «λ» хәрефенә охшаган булган.

Исидор мәктәбеннән шулай аталган «XV „Башлангычлар“ китабы» чыккан, чөнки аның төзүчесе Исидорны остазы дип атый.

Искәрмәләр

Әдәбият Шаль, Мишель. Исторический обзор происхождения и развития геометрических методов. Гл. 1, § 45. М., 1883. Зубов В. П. Анфимий Тралльский и Исидор Милетский // Зубов В. П. Труды по истории и теории архитектуры. М., 2000. С. 28-31.

Төркем:Математиклар