Рәзил Камалов, Рәзил Илдар улы Камалов (Разиль Ильдарович Камалов, 1989 елның 22 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Тәтешле районы, Чургылды) ― артист-баянчы, җырчы, Казан шәһәренең «Мирный» торак массивындагы мәдәният йорты муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе аккомпаниаторыУказ Раиса Республики Татарстан № 860 от 15.10.2025. Республика, төбәк, халыкара конкурслар лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025).

Тәрҗемәи хәле 1989 елның 22 маенда БАССР Тәтешле районы Чургылды авылында туган «Соловей родного края». МБУК «МКДЦ» МР Татышлинский район РБ. Дүртенче буын гармунчылар нәселеннән. Әтисе Илдар (агроном булган, вафат) баянда, әнисе Асия (чыгышы белән Югары Тәтешледән, шунда яши) хромкада уйнаган. Абыйсы Рәшит Себердә, апасы Айгөл Екатеринбургка якын бистәдә гомер итәләрЛилия Йосыпова. Ун ел бергә торгач, бер-беребезне аңларга өйрәндек. «Ирек мәйданы».

8―9 яшьләрендә гармунда уйнау теләге уянган. 6нчы сыйныфтан район үзәге Югары Тәтешледә музыка мәктәбендә баян буенча укыган, әнисе ягыннан әбисе янында яшәгән.

9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфаның 2нче санлы педагогика көллиятенә укырга кергән. 2004―2006 елларда музыка факультетында «музыка мәктәпләре укытучысы» белгечлеге буенча укыган, ләкин анда баян буенча дәресләр бик әз кергән. Баянда күбрәк уйныйсы килгәнлектән, көллияттә ике ел укыганнан соң, Уфа сәнгать училищесына баян буенча укырга кергән (укытучысы Евгений Григорьевич Супрун). 4 ел уку урынына, училищены 3 елда тәмамлаган. 2009 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергән. 2нче курста укыган вакытта армия сафларына хезмәт итәргә алынган. Бер елдан кире әйләнеп кайтып, укуын дәвам иткәнИндира. Рәзил Камалов: «Рәфинә белән өч ай очрашып йөргәннән соң, бергә яши башладык». Шәһри Казан, 16.10.2022. 2006 елда Уфа сәнгать училищесын, 2015 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын «инструменталь башкару (баян)» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Иҗаты Иң беренче гастроль сезоны Уфа сәнгать училищесыннан башланып киткән: 2006 елдан Идрис Кәлимуллин төркемендә синтезаторда, аннан параллель рәвештә баянда да уйнаган. Икенче-өченче курсларда укыган чакта җырчы Эльмир Газизуллин белән эшләгән. Казанга күченеп килгәч, Илсөя Бәдретдинова төркемендә баянчы булган (төркем җырчысы Вадим Фәтхетдинов тәкъдиме белән алганнар)Лилия Локманова. Рәзил Камалов: «Рәфинәне яулау җиңел булмады». Шәһри Казан, 16.01.2020. Аннары Ленар Нигъмәтҗанов һәм Альбина Бәширова белән, аннан соң ике елга якын Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләгән. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, бераз вакыт узгач, Рәфинә Ганиуллина белән җырлар яздыра, концертлар куя башлаганнар. Бүген дә бергә эшлиләр. Рәфинә Ганиуллина белән дуэт җырларын да («Язылмаган хатым» җырыннан башланып, 11 ел эчендә 19 дуэт җыры барлыкка килгән), баянга халык җырларын да башкара. Баян белән сольный номерлары бар: баянда кинофильмнарда яңгыраган көйләрне башкара. 2014 елда А. Минһаҗев сүзләренә «Гармун күңеле» җырын язган.

Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Россия төбәкләрендә, чит илләрдә (Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә, Казакъстанда, Кипрда Сабан туенда, Мисырның Каһирә шәһәрендә, Төркиядә һ.б.) концертларда чыгыш ясаган, мастер-класслар үткәргәнГөлназ Хәбибуллина. Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар октябрь аенда Кипр Сабан туен гөрләткән. Интертат, 29.10.2025.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 ― Маланин исемендәге халыкара конкурс (Новосибирск) ― лауреат 2007 – «Друг баян» халыкара конкурсы (Курган) ― дипломант 2008 ― аккомпаниаторларның ачык региональ конкурсы (Екатеринбург) ― лауреат 2013 ― «Ягымлы яз» республика конкурсы (Казан) ― лауреат 2015 ― «Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышлана» исемле 2нче Бөтенроссия халык инструменталь иҗаты конкурсы (Казан) ― лауреат 2015 ― III Болгар радиосы милли музыкаль премиясе (Казан) ― лауреат 2019 ― IV Халыкара «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате конкурсы фестивале ― 1нче премия лауреаты 2019 ― VII Болгар радиосы милли музыкаль премиясе ― лауреат 2020 – IV халыкара KAZAN - MUSIC ЙОРТ музыкаль башкаручылар конкурсы (Казан) ― II дәрәҗә лауреатРазиль Ильдарович Камалов. СДК села Староакбулатово Вконтакте, 10.04.2021 2022 ― Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы ― мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Камалов Разиль. profi.ru 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты ― музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен

Шәхси тормышы 2014 елда өйләнгән. Хатыны җырчы Рәфинә Ганиуллина (дүрт яшькә олырак). «ВКонтакте» социаль челтәрендә танышканнар Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаның танышуларына кем сәбәпче? Интертат, 14.12.2022. Өч бала үстерәләр (Сөләйман, Айтуган, Муса), өчесендә дә музыкаль сәләт бар .

Искәрмәләр

Сылтамалар Разиль Ильдарович Камалов. СДК села Староакбулатово Вконтакте, 10.04.2021 Разиль Камалов. Республика Татарстан

Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Башкортстан музыкантлары Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Баянчылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар