Дин белеме (яки дин белемнәре, , , , ) — үткән заманнарда билгеле булган һәм бүгенгесе көндә яшәгән барлык диннәрне өйрәнүче гыйлем өлкәсе, төрле фәннәр белән чиктәш урында торучы һуманитар дисциплина. Киң мәгънәдә дин белеме дип кешелек тарихының барлык чорларында дин турында барлыкка килгән белемнәрне атыйлар, ә таррак мәгънәдә бу истилах дин турындагы фәнне аңлата.

Аерым фән буларак, XIX гасырның икенче яртысында, Көнбатыш Европа һәм Төньяк Америкада, фәлсәфә, социология, психология, антропология, тел гыйлеме, мифология, фольклористика һәм башка фәннәр кисешкән белем өлкәсе рәвешендә формалаша.

Дин белеме аерым юнәлешләргә бүленә: дин фәлсәфәсе, диннең социологиясе, дин психологиясе, дин феноменологиясе, дин семиотикасы һәм дин тарихы.

Искәрмәләр

Чыганак Религиоведение:словарь /Е.С. Элбакян. - М.: Академический Проект, 2007.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Дин Җәмгыять белеме Теология

Төркем:Әлифба буенча фәннәр Төркем:Гуманитар фәннәр Төркем:Дин белеме Төркем:Дин