Дәрбәнт (, , , , Фарсыча: دربند, Darband) — Дагыстан җɵмһүрᴎятсында урнашкан борынгы шәһәр. Җәгъpафиясе Дәрбәнт Хәзәр диңгезенең көнбатыш ярында, Рубас елгасы тамагыннан төньяктарак урнашкан. Дәрбәнт янында Кавказ таулары диңгезенә бик якын килә — диңгез һәм таулар арасында 3 километрлы тигезлек полосасы гына кала — бу урын Дәрбәнт үтү юлы яки Каспий капкасы дип атала. Климат
Тарих Якынча б.э.к V—IV гасырларда биредә массагет кабиләсе кешеләре торган урыны урнашкан. Якынча б.э.к. II гасырда биредә Чола исемле шәһәр корыла, соңрак ул массагет дәүләтенең башкаласына әверелгән. Б.э. I гасырда Чола, бөтен массагет дәүләте белән Кавказ Албаниясенең вассаллык бәйлелеккә эләгә.
VI гасырда шәһәр Сасанидлар хакимиятенә буйсындырылган. VI гасырның азагында Хосров Әнүширван шахы тарафыннан Чола ныгытмасы үзгәртеп төзелә һәм аңа Дәрбәнт исеме кушыла.
630-елларда шәһәр хәзәрләр тарафыннан басып алына.
652 елда шәһәр Гарәп хәлифлегенә кушылган. Шәһәрда мәчетләр төзелгәннәр, торучыларның зур өлеше исламга күндерелгән. VIII гасырда Дәрбәнт — зур хәрби-сәяси үзәк, биредә хәлифнең калгае резиденциясе урнашкан. VIII—Х гасырларда Дәрбәнт диңгез сәүдәсе үзәге, Каспий портларының иң мөһиме булып торган.
1071 елда шәһәр сәлҗүк төрекләре тарафыннан алынган. Монголлар тарафыннан басып алынган Дәрбәнт (13 гасыр) таркалышка төшкән. 16—18 гасырларда шәһәр Фарсы иле cастaфында булган.
1722 елда шәһәр пөтр Іның Фарсы явы нәтиҗәсендә Русигә кушылгән, әмма 13 ел үткәч, Гәнҗә килешүе буенча, Фарсы иленә кайтарылган. 1743 елдан — Дәрбәнт ханлыгы башкаласы. 1796 елда руслар тарафыннан басып алынган, ә 1813 елда, Гүлистан солых килешүе буенча Россия империясенә кушылган.
1840 елдан — Каспий өлкәсе, 1846—1860 елларда — Дагстан губернасы үзәге. 1898 елда Дәрбәнткә тимер юл килә.
Халык 1856«Минем шәһәр» энциклопедиясе 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=364 1926 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php~13 900 14 649 ~23 100 ~34 100 47 318 57 192 69 575 78 371 101 031 119 200 Милли cастaф (2010 ел): ләзгиләр — 33,7%, әзериләр — 32,3%, табасараннар — 15,8%, даргиләр — 5,6%, руслар — 3,7%, агуллар — 3,1%. Искәрмәләр
Төркем:Бөтендөнья мирасы Төркем:Дагстан шәһәрләре