Әүфәр Зәкиев (тулы исеме Әүфәр Зәки улы Зәкиев) — төзүче, җитәкче, Тукай бүләге лауреаты (1981). Татарстанның атказанган төзүчесе (1980).
Тәрҗемәи хәле 1938 ел ның 16 апрелендә Татарстан АССРның Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Сарысаз-Тәкермән авылында туа. Гаиләдә 6 нчы бала. Әнисе атаклы Хәлфиннәр нәселеннән. Әтисе мулла Зәки Гәрәевне “халык дошманы” дип, 1937 ел да кулга алалар һәм Минзәлә төрмәсендә атып үтерәләр. Биектау.ру сайтындаhttps://ru.openlist.wiki/Гареев_Заки_Гареевич_(1893)
Теләнче-Тамак авылында урта мәктәпне (1955), Казанда төзүчеләр техникумын (1958), Казан төзүче-инженерлар институтын (1968) тәмамлый.
1959-1962 елларда хәрби хезмәттә.
Хезмәт юлы 1958 елдан «Таттөзелеш» трестының Куйбышевтагы (Татарстан) 2 нче төзелеш трестында мастер булып эшли. 1962 елдан 2 нче төзелеш трестының 10 нчы төзү-монтажлау идарәсендә инженер. 1969-1974 елларда – КПСС ның Татарстан өлкә комитетында төзелеш бүлеге хезмәткәре. 1974-1980 елларда «Баштаттөзелеш»нең 2 нче трестында баш инженер, аннары трест идарәчесе. 1980-1987 елларда «Таттөзелеш» концерны җитәкчесе урынбасары, 1987 елдан баш инженер.
Мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981) - аның җитәкчелегендә Казанда төзелгән Татарстан рәссамнарының күргәзмә залы өчен. Татарстанның атказанган төзүчесе (1980). Хөрмәт Билгесе ордены.
Иҗтимагый эшчәнлеге Күп мәртәбәләр Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлана. ССРБ Төзүчеләр фәнни-техник оешмасының үзәк комитеты әгъзасы.
Хәтер Казанның бер урамы (Совет районы Азинода) аның исемен йөртә. ВикиКазан.ру сайтында
Чыганаклар Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1 нче китап: Чаллы, 2010, 84 бит. Бишегем: Теләнче Тамак (автор-төзүчеләр Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012 ISBN 978-5-904735-69-2
Сылтамалар Зәкиев Әүфәр Зәкиевич «Милләттәшләр.ру» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Төзүчеләр Төркем:Инженерлар Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар