Ревдар Садыйков (Ревдар Фәез улы Садыйков) – балет артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.
1937 ел ның 20 гыйнварында туган. 1989 елда вафат. Тәрҗемәи хәле. 1937 елда Башкортстан АССРның Мишкә районы Мишкә авылында әфисәр гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышын Литвада Алитус (рус. Олита) шәһәрендә каршылый. Бик яшьли ятим кала. Ташкәнттә ятимнәр йортында тәрбияләнә, хореография училищесын тәмамлый. Уку йортын тәмамлагач, Сарытау опера һәм балет театрында бии.http://plie.ru/?vpath=/news/data/ic_news/1090/
1956 - 1977 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында аерым биюче, 1977 – 1980 елларда репетитор.
Иҗаты. Ревдар Садыйков - бик яхшы әзерлекле һәм актёр таланты булган биюче.
20 еллык иҗат юлында театрның классик һәм милли балет репертуарыннан 40 тан артык спектаклендә ир-ат партияләрен бии. 19 яшендә «Шүрәле» балетында Былтыр партиясен ышанып тапшыралар. Партнёрлары - Нинель Юлтыева, Анна ГацулинаНаш дом- Татарстан.
Биегән партияләре
Альберт («Жизель», Адольф Адан) Гайфи («Алтын тарак», Әнвәр Бакиров( (1957) Шүрәле, Батыр («Шүрәле», Фәрит Яруллин) Алмай («Су анасы», Әнвәр Бакиров) (1971) Зигфрид («Аккош күле», Петр Чайковский) Солор («Баядерка», Минкус) Егет («Зөһрә», Нәҗип Җиһанов) Франц («Зур вальс», Иоһанн Штраус) Гали, Убырлы карчык («Раушан», Заһид Хәбибуллин) «Әпипә» Базиль («Дон Кихот», Минкус)
Дезире («Йокыга талган гүзәл», Петр Чайковский) Данила («Таш чәчәк», Сергей Прокофьев) Клим («Тау хикәясе», Александр Ключарев) Ленни («Яшен сукмагыннан», Кара Караев) Грей («Ал җилкәннәр», В. Юровский) Арбенин («Маскарад",Л. Лапутин) Байтимер («Асел», В. Власов) Амун («Мисыр төннәре», А. Аренский) Шагыйрь ("Хәтерлим мин бер мизгелне», Михаил Глинка, Г.Синисало) Яугир шагыйрь («Үлемсез җыр», Алмаз Монасыйпов)
Яраткан әйтеме: "Business before pleasure" (Башта эш, аннан уен)http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/379576/bio/
Мактаулы исемнәре, бүләкләре Татарстан АССРның халык артисты (1964), РСФСРның атказанган артисты (1970),
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1973) - Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Су анасы» балетында (Әнвәр Бакиров музыкасы) Алмай роле өчен.
Искәрмәләр
Чыганаклар Наталья Садыйкова. Неистовый, непокоренный дар.Республика Татарстан, 23.01.2007 Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 Театральная энциклопедия. Том 6/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1967. - 1136 стб. с илл., 8 л. илл. "Совет əдəбияты", Казан, 1962, № 2, 141 – 43 бит. "Советская музыка", 1964, № 5, с. 56 - 58.
Тышкы сылтамалар
Габдулла Тукайга багышланган сайт Милләттәшләр .ру сайты
Моны да карагыз
Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Балет артистлары