Григорий Чорос - Гуркин, Григорий Иванович Гуркин (; 1870 елның 8 гыйнвары, РИ, Томск губернасы, Бийск өязе, Улала ― 1937 елның 11 октябре, билгесез) ― алтайлы рәссам. Иван Шишкинның укучысы. Сталин репрессияләре корбаны.
Тәрҗемәи хәле
1870 елның 8 гыйнварындаЧорос-Гуркин Григорий Иванович (1870–1937). Весь Алтай Томск губернасы Бийск өязе Улала (Ойрот-Тура, 1948 елдан Горно-Алтайск) шәһәрендә чукынган алтай татарлары (инкыйлабка кадәр алтайларның исеме) гаиләсендә туган. Ияр ясаучы булган әтисенең чыгышы борынгы нәселеннән. 8 яшендә Григорий Алтай төп станындагы Улала башлангыч мәктәбенең иконалар ясау классына укырга кергән. 13 яшеннән Паспаул һәм Улала мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән, Улалада һәм Бийскида иконалар ясаган. Әкренләп иконалар ясаудан тыш Алтай пейзажларын ясауга күчкән. Бийскига каникулга кайткан Петербург укучысы (соңрак этнограф, композитор) (1869–1931) белән танышкан. Ул Г. Гуркинны сәнгать белеме алу өчен башкалага барырга күндергән.
1897 елның көзендә, 27 яшендә, Санкт-Петербургка килгән, әмма кабул ителмәгән, берникадәр вакыт академиягә, А. А. Киселев классына ирекле тыңлаучы сыйфатында йөргән. Аның рәсемнәрен күргән бөек рус рәссамы Иван Иванович Шишкин (1832, Алабуга ― 1898, Санкт-Петербург) Гуркинны үз остаханәсенә алган (Шишкинның бердәнбер укучысы). Ике рәссам 1898 елның кышын бергә үткәргәннәр. Шишкин 1898 елның 8 мартында вафат булгач, Гуркин Алтайга кайтып киткән.
1903 елда Анос (хәзерге Алтай Республикасы Чемал районы) авылына күчеп килгән, укытучы булып эшләгән, өйләнгән, авыл читендә елгасының сул ягында, Иткай тавы итәгендә йорт һәм остаханә төзегән, һәм гомеренең соңгы көннәренәчә (1903―1919, 1927―1937) шунда яшәгән. Тайганың куәтен һәм табигатьнең кырыс контрастларын эзләп табып, полотнога күчергән (биш меңнән артык әсәр язган). Рәссам Аноста иң танылган барлык әсәрләрен иҗат иткән. Аның иҗатына мөкиббән сәүдәгәр Петр Иванович (1840—1907) 1906―1907 елларда Томск губернасы үзәге Томскида Гуркинның күргәзмәсен оештырган Энциклопедия Сибири. Гадаловы.. 1907―1915 елларда Томск, Красноярск, Иркутск, Барнаул шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләре узган, күргәзмәсе белән бөтен Себерне урап чыккан һәм Себернең танылган рәсем сәнгате классигына әйләнгән. Күргәзмәләрендә «Алтай. Тау үзәне» (1909), «Иедыгым елгасы» (1909), «Каракол» (1909) һ.б. картиналары урын алган. Халык эпосын, риваятьләрен, җырларын һәм халык иҗаты әйберләрен җыя башлаган. Шул ук елларда Г. Гуркин әдәбиятчы буларак дебют ясаган. Г. Гуркин Алтайның табигатенә, кешеләренә багышланган әдәби экспромтларын рус телендә язучы һәм бастырып чыгаручы беренче алтайларның берсе булган.
1917 елның 12 маенда Томскида Томск губернасы халык җыенында элекке Ойрат ханлыгы җирләрендә яшәүче православие динендә булмаган азчылык халыклары торак пунктларын мөстәкыйль (милли) берләштерү тәкъдиме белән чыгыш ясаган.
1918―1922 еллардагы Россиядә Гражданнар сугышы вакытында алтайларның дәүләт оешмасы булган, составындагы идарәсен җитәкләгән. 1919 елда акгвардиячеләр тарафыннан «хыянәтчелек»тә гаепләнеп кулга алынган һәм Бийск төрмәсенә ябылган, гаебе расланмаган. Төрмәдән азат ителгәч, картиналарын яшереп, гаиләсе белән Монголиягә мөһаҗирлеккә киткән, 1920 елда Тывага күченгән. Монголиядә һәм Тыва Халык Республикасында булу еллары, Туган илен сагынуына карамастан, Гуркин өчен уңышлы булган. Бу чорда ул күп санлы натурадан рәсемнәр, көнкүреш, милли типлар, халык бәйрәмнәре рәсемнәрен, булачак эшләренең композиция эскизларын ясаган. Монголиядә рәссамның рәсем палитрасы баеган. Тывада ул Хөкүмәт заказы буенча беренче «Тыва әлифбасы», «Танну-Тыва җире географиясе» дәреслеге эскизларын башкарган, пейзаж рәсем сәнгатенең чын шедеврларын иҗат иткән.
1925 елда, Совет хакимияте чакыруы буенча, Совет Россиясенә әйләнеп кайткан. Аңа Аностагы йорты һәм остаханәсе кайтарып бирелгән. Новосибирскида (ул елларда Себер краеның административ үзәге) бер, 1926 елда — Мәскәүдә ике күргәзмәсен оештырганнар. Аның үзенчәлекле талантына РСФСР мәгариф халык комиссары Анатолий Луначарский (1875-1933) да соклануын белдергән. Кулга алынганчы, төп игътибарын мөгаллимлек эшчәнлегенә юнәлткән, беренче алтай әлифбасын бизәүдә катнашкан, җирле халыкның гореф-гадәтләрен өйрәнгән. Аның тәкъдиме белән Ойрот-Турада (хәзерге Горно-Алтайск) музей һәм сәнгать мәктәбе ачылган, әлеге мәктәптә шәкертләренә рәсем дәресләре биргән. Шулай ук пейзажлар язуын дәвам иткән, «Колхоз җыелышы», «Алтай партизаннары» дигән яңа темаларга картиналар композицияләре эскизлары өстендә эшләгән, Ойрот-Тура (хәзерге Горно-Алтайск) шәһәрен бәйрәмчә бизәүне әзерләүдә катнашкан.
1934 елда Новосибирск чекистлары тарафыннан, 1918 елдагы сәяси эшчәнлеге сәбәп ителеп, беренче мәртәбә кулга алынган.
1937 елның маенда 67 яшендә Гуркин советка каршы эшләүче «Себер төркиләре берлеге» яшерен милләтче төркемен оештыруда һәм Япония файдасына шпионлыкта гаепләнеп кулга алынган һәм шул ук елның 11 октябрендә атып үтерелгән. 1956 елда исеме акланган, ләкин 1990-еллар башына кадәр исемен телгә алу тыелган.
Иҗаты Алтай төбәгенең куәтле һәм гүзәл табигатенең кабатланмас матурлыгын, аның борынгы мәдәниятен һәм халык традицияләрен данлаган беренче профессиональ милли рәссам.
Кайбер картиналары: «Катын елгасы язын» (1903), «Лажадагы күл» (1907), «Алтай Хан» (1907), «Иедыгым елгасы» (1909), «Каракол» (1909), «Боз китү» (1909), «Алтай. Тау үзәне» (1909), «Катын елгасы таҗы» (1910), «Тау рухлары күле» (1910) һ.б.
Картиналарын Анохин исемендәге Алтай Милли музеенда, Сукачев исемендәге Иркутск өлкә сәнгать музеенда күрергә мөмкин. Берничә картинасы Казан музейларында да барЛәбиб Лерон. Алтайның атаклы рәссамы. «Безнең мирас», 2021 ел, № 11 (335). ― Б.11-13..
Хәтер 1990 ― КГБ Алтай крае буенча идарәсе Гуркин эше буенча тикшерү документларын тулысынча ачкан. 1992 ― Анос авылындагы йорты диварына истәлек тактасы эленгән. 1992 ― Алтай Республикасының Григорий Чорос - Гуркин исемендәге иҗтимагый республика премиясе булдырылган. 1995 ― Горно-Алтайскида үзәк урамнарның берсенә имсеме бирелгән. 2002 ― Третьяков галереясендә Алтай милли музее фондыннан 20 картинасы күрсәтелгән. 2006 – Анос авылында рәссам яшәгән йортта Алтай милли музее филиалы буларак Г. И. Чорос - Гуркинның музей-утары ачылган. Авылдагы урта мәктәп Г. Чорос-Гуркин исемен йөртә. 2006 ― Горно-Алтайскида һәйкәле ачылган (рәссам В. Чукуев). 2005, 2006 ― картиналары ЮНЕСКО штаб-фатирында күрсәтелгән. 2010 ― П. В. Кучияк исемендәге Алтай милли театрында (баш режиссер Эмма Иришева) рәссам тормышына багышланган спектакль уйналган.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Ибраһим Бикколов. Рәссам вә мосаувир татар. «Шура», 1910 ел, 1 май, № 9. Зөфәр Мөхәммәтшин. Кем ул Гуркин? «Безнең мирас», 2021 ел, № 11 (335). ― Б.4-6. Ләбиб Лерон. Алтайның атаклы рәссамы. «Безнең мирас», 2021 ел, № 11 (335). ― Б.11-13.
Сылтамалар Exhibition: Paintings of Grigory Gurkin @ History & Culture Academy of Latgale Н. П. Гончарик. Чорос-Гуркин Григорий Иванович (1870–1937). Весь Алтай
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Алтайлар Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Иван Шишкин