Гариф Рәмиев (Гариф Рәми, Ариф Рәми, Arif Rami), Гариф Мөхәммәтзакир улы Рәмиев (1893 ел, РИ, Ырынбур ― 1971 ел, Италия, Рим) ― мөһаҗирлектәге укытучы; сәнәгатькәр, иганәче һәм шагыйрь Закир Рәмиевнең (татар шагыйре Дәрдемәнд) улы, 1917 елдан соң Бельгиядә, Франциядә, Төркиядә яшәгән, озак еллар Финляндиядә мөгаллим булган.
Тәрҗемәи хәле
1893 елда туган Гариф Рәмиев ― атаклы Рәмиевләр нәселеннән: күренекле татар сәнәгатькәре, Орски өязендәге алтын приискылары хуҗасы, шулай ук мәшһүр иганәче һәм шагыйрь Закир Рәмиевнең (1859―1921) һәм аның хатыны, Орск сәүдәгәре кызы Мәхүбҗамал Закир (Мостафа) кызы Борнаеваның (1866―1943) сигез баласының берсе (уллары Искәндәр (1886―1943), Гариф, Ягъфәр (1895―1976), Морат, Бәшир һәм кызлары Өммегөлсем (1883―1921), Рауза (Яушева, ?―1938) һәм Зәйнәб (1891―1977), Фуат 1903 елда тугач та үлгән)М. Ш. Бадрутдинова. История жизни замечательных людей России — Башира Искандаровича Рамеева, его отца и деда. computer-museum.ru.
Мәдрәсәнең рөшди өлешен һәм Оренбург реаль училищесын тәмамлаганнан соң, Гариф үзенең яшьтәше, Шакир Рәмиевнең улы Әхмәт-Мидхәт (1893 елгы) белән бер вакытта Бельгиянең Льеж шәһәрендә француз телендә белем бирүче техник институтта (хәзер ) укыган. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Льеж шәһәре немецлар тарафыннан оккупацияләнгән. Шул сәбәпле Рәмиевләр илдән чыга алмый калганЛирон Хамидуллин. Тревожные дни лета и осени 1918 года. Зарницы на горизонте (сборник): Әхмәт-Мидхәт Европада калган, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң аның Америкада яшәве билгеле. Гарифның абыйсы Искәндәр бу вакытка Германиянең Фрайберг шәһәрендәге тау институтында укуын тәмамлаган булган. Сугыш хәрәкәтләре башлангач, бергә Россиягә китү өчен абыйлы-энеле Рәмиевлар Германиядә очрашалар. Искәндәр Россиягә китүче соңгы поездга утырып өлгергән, ә Гариф билгесез сәбәпләр аркасында артта калган. Аннары хәрби хәрәкәтләр аркасында юллар ябылган. Шулай итеп, әлеге очрак Гариф язмышын хәл иткән ― ул да, Әхмәт-Мидхәт кебек, мәңгегә чит җирдә калганДети братьев Рамеевых. vatandash.ru.
1917 елгы болганышларны ишетеп, туган иленә әйләнеп кайтмаска булган. 1917 елдан Франциядә һәм башка илләрдә, соңрак ― Финляндиядә яшәгән. 30 елга якын педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән: Финляндия татарлары балаларына белем биргән. 1930-елларда (1930, 1931, 1933 һәм 1938 елларда) Эстониядәге Нарва ислам җәмгыяте тарафыннан оештырылган курсларга да мөгаллим буларак үз өлешен керткән. Курсларда һәр елны 25-30, 1938 елда 4 айлык курсларда 24 татар баласы укыган. «Яңа милли юл» журналының (мөхәррире Гаяз Исхакый) 1938 елгы 8-9нчы берләштерелгән санында басылган «Нарва җәмгыяте исламиясенең унъеллык бәйрәме» мәкаләсендә әлеге юбилейда балалар тарафыннан спектакльләрдән өзекләр уйналуы, җырлар җырлануы, шигырьләр ятттан сөйләнүе әйтелгән. Әлеге мәдәни чараларны әзерләүче буларак, мөгаллим Гариф Рәми дә искә алынганИльяс Мифтахов. Нарва ислам җәмгыяте. «Безнең мирас», 2021 ел, № 9 (333). ― Б.20―22..
Вафаты 1971 елда Гариф Рим шәһәренә (Италия) Шакир Рәмиевнең (1857–1912) кызы Камиләнең кызы Әдилә Айдага (кыз фамилиясе Максудова, 1912―1992) кунакка килгән, ул вакытта дипломат, галим, профессор һәм әдәбиятчы Адилә Айда Төркия Республикасының Римдагы илчелегенең илче–киңәшчесе вазифасын башкарган. Гариф Рәмиев монда кинәт авырып китеп, 78 яшендә вафат булганР. Дашкина. Рамеевы. Генеалогическое древо. Бастаново.
Искәрмәләр
Әдәбият Лирон Хәмидуллин. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. К.: ТКН, 2002. Мәкаләләр Ильяс Мифтахов. Нарва ислам җәмгыяте. «Безнең мирас», 2021 ел, № 9 (333). ― Б.20―22.
Сылтамалар Фарида Каипова, Альбина Ярмуллина. Дети братьев Рамеевых. vatandash.ru Закир Рамеев. rameevy.narod.ru
Моны да карагыз Закир Рәмиев Шакир Рәмиев Искәндәр Рәмиев Бәшир Рәмиев Әдилә Айда
Төркем:Россия мөһаҗирләре Төркем:Татар мөгаллимнәре Төркем:Финляндия педагоглары Төркем:Дәрдемәнд