Сәгыйть Гыйбашев, Сәгыйть Корбан улы Гыйбашев (Сагит Курбанович Гибашев, 1959 елның 19 августы, СССР, РСФСР, Свердловск өлкәсе, Әҗегол) ― популяр җырлары белән танылган татар җырчысы. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026). Аның иҗаты татар музыка мәдәниятендә хит булган композицияләрне үз эченә алаРадиф Кашапов. Артисты одного (или двух) хитов – кто они? «Реальное время», 18.09.2023.
Тәрҗемәи хәле 1959 елның 19 августындаСагит Гибашев Вконтакте Свердловск өлкәсе Әҗегол авылындаРәмис Латыйпов. Екатеринбург авылларына язучылар сәяхәте: шәхесләребез булса, әле өмет бар, булмаса... Интертат, 10.12.2023 дүрт балалы (барысы да малайлар) гаиләдә үскән (бер энесе вафат). Җырчы Ильяс Вәлишаһ, шагыйрә Зөһрә Гафурҗанова, Кариев театры артисткасы Рузанна Хәбибуллинаның авылдашы, җырчы Гайфулла Афзаловның якташы (Гайфулла Үрмәкәйдән).
1985 елда Казанга музыка училищесында (2007 елдан көллият) укырга килгәнСәгыйть Гыйбашев ни сәбәпле сәхнәдән югалып торган? «Арча яңалыклары», 12.02.2020.
Армиягә кадәр балта остасы булып эшләгән, ит саткан, йөк төяүче, каравылчы булган.
Иҗаты Җырчының иң танылган хитларының берсе ― «Әниемнең туган көне бүген» җыры (музыкасын Зөфәр Хәйретдинов, сүзләрен Резеда Хәлилова язган). Бу җырда ике популяр тема (туган көн һәм ата-аналар турында) бергә кушылып, комбо иҗат ителгән.
Тагын бер популяр трегы, гомумән, беренче татар клипларының берсе саналучы — «Син сөюдән чибәр», аның клибы 1998 елда чыккан.
2025 елда «Ин яхшысы» альбомын, шулай ук Оскар Усманов белән берлектә «Оныт әле» синглын чыгарган Сагит Гыйбашев. shazam.com.
Танылган җырлары: «Нигә ялгыз соң син, әйт, аккошым»; «Утлы яшьлек», «Иң матур җыр» (Төшемдә, өнемдә); «Мин эзләдем сине»; «Безнең сөю онытырлык түгел»; «Курай»; «Каз тавышларыннан аңла»; «Кермә минем төшкә», «Соң түгел»; «Май», «Оныт әле»; «Ашытбаш кызлары»; «Кичер»; «Сары яфрак»; «Туган як»; «Сабыр ит»; «Әй гомерләр» һ.б.Плейлист Лучшее: Сагит Гыйбашев. Яндекс Музыка
Сәгыйть Гыйбашев җырларын төрле музыкаль платформаларда, мәсәлән, , һәм тыңларга мөмкин.
Берара иҗаттан бөтенләй туктап торган. Ул елларда төзелеш, сату эшләре белән шөгыльләнгән. Кабат иҗатка әйләнеп кайткан. 2025 ел бик бәрәкәтле иҗади сезон булган. «Туган тел» каналында чыгыш ясап, «Халык мәхәббәте» дигән премиягә лаек булганГөлинә Гыймадова. Татарстанның атказанган артисты Сәгыйт Гыйбашев зур концертка әзерләнә. Ватаным Татарстан, 8.07.2025.
Тере тавышка гына җырлаган һәм җырлый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты ― музыка сәнгатен үстерүгә өлеш керткәне өченРузилә Мөхәммәтова. Сәгыйть Гыйбашевка 65 яшендә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Интертат, 28.01.2026
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны (яшь аермасы 12 ел) Фәридә Азнакай районы Тымытык авылыннан, укытучы, институтта куратор. Казан бистәсендә ике катлы йортта яшиләр. Олы улы Альгиз хирург-стоматолог булып эшли, үз клиникасы бар. Өйләнгән (хатыны табиб). Икенче улы Айнур юридик институтны тәмамлаган, Эчке эшләр министрлыгы системасында эшлиСоңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык. Шәһри Казан, 19.05.2017.
Искәрмәләр
Сылтамалар Сагит Гыйбашев слушать онлайн. Музыка Mail.Ru
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар