Диана Габделганиева, Диана Илдар кызы Габделганиева (кыз фамилиясе Салихова; Диана Ильдаровна Абдулганиева, 1975 елның 11 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― югары категорияле табиб, медицина фәннәре докторы (2012), профессор (2018), 2017 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, 2013 елдан КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире. 2025 елның сентябреннән 2026 елның 31 мартына кадәр Казан дәүләт медицина университеты ректоры Диана Ильдаровна Абдулганиева ― и.о. Ректора. Казанский государственный медицинский университет. Татарстанның (2017) һәм Россиянең (2026) атказанган табибы. Татарстанның «Ел табибы ― 2021».
Тәрҗемәи хәле 1975 елның 11 окябрендәДиана Абдулганиева биография. Татар-информ Казан шәһәрендә табиблар гаиләсендә туган. Диана Габделганиева ― өченче буын табибы. Ул ― профессор Илдар Газимҗан улы Салиховның (1941― 2011) 19 июня – 80 лет со дня рождения Ильдара Газимджановича Салихова. ГАУ «РМБИЦ» Вконтакте, 19.06.2021 кызы (аның әтисе хөрмәтенә КДМУда «Салихов укулары» үткәрелә); аның әнисе, әбисе һәм апасы да ― табиблар.
Казан дәүләт медицина университетын (дәвалау факультеты, 1998 ел), клиник ординатураны (2000 ел), Казан дәүләт медицина университетының аспирантурасын (2003 ел), «Югары икътисад мәктәбе» магистратурасын (Мәскәү, 2015 ел) тәмамлаган. Йель университетында (Нью-Хейвен, АКШ) стажировка узган Вероника Ваганова. Талантливый ученый, хороший врач, а теперь и ректор? Ушедшего Созинова в КГМУ меняет Диана Абдулганиева. Бизнес-Онлайн, 30.09.2025.
Хезмәт юлы 2000 елдан 2003 елга кадәр — КДМУның эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасында «эчке авырулар» белгечлеге буенча көндезге аспирант.
2003―2008 елларда ― КДМУның эндокринология курсы белән госпиталь терапиясе кафедрасы ассистенты.
2008―2013 елларда ― КДМУның эндокринология курсы белән госпиталь терапиясе кафедрасында доцент.
2013 елдан — Казан дәүләт медицина университеты госпиталь терапиясе кафедра мөдире (эчке авырулар һәм дәлилләү медицинасыннан укыта).
2017 елдан — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч — терапевты.
2017 елдан ― ТР ССМ терапия белгечлекләре буенча аттестация комиссиясе рәисе урынбасары.
2019 елдан ― Казан дәүләт медицина университеты проректоры. Университетның фәнни һәм инновацион эшчәнлеге юнәлешен җитәкли.
2025 елның сентябреннән 2026 елның 31 мартына кадәрАйрат Фәрраховны Казан медицина университеты коллективына тәкъдим иттеләр. Татар-информ, 1.04.2026 Казан дәүләт медицина университеты ректоры . Ул бу вазифада 2009 елдан бирле вуз белән җитәкчелек иткән һәм республика Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп сайланган Алексей Созиновны алмаштырганДарья Лебедева. В Казанском ГМУ назначили нового и.о. ректора. «Медвестник», 01.10.2025.
1998 елдан Республика клиник хастаханәсендә баш белгеч―терапевтАбдулганиева Диана Ильдаровна. rkbrt.ru. РКБ һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының бер үк вакытта өч белгечлек буенча эксперт советлары әгъзасы: «Терапия», «Гастроэнтерология» һәм «Ревматология».
2020 елда Д. И. Габделганиева Татарстанда коронавируска каршы төп көрәшчеләрнең берсе булган. COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле Республика клиник хастаханәсенең ковид госпиталендә эшләгән.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Д. И. Габделганиева ― иммун-ялкынсыну авырулары (ИВЗ) өлкәсендә белгеч. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: патогенезның фундаменталь, клиникага кадәрге, клиник аспектларын, башлангыч үсеш механизмнарын өйрәнү, ИВЗ ― җәрәхәтле колитны, крон авыруын, аутоиммун гепатитны, беренчел билиар холангитны, серонегатив спондилоартритларны диагностикалауның, дәвалауның, профилактикалауның яңа технологияләрен булдыру.
Фәнни хезмәтләре 700 дән артык фәнни һәм укыту басмаларында басылып чыккан. 250 дән артык фәнни хезмәт (Россия һәм халыкара дәрәҗәдә), дәреслекләр, гамәли кулланмалар һәм гамәли киңәшләр авторыАйрат Нигматуллин, Ксения Соколова. «Медицина – это не про болезни, это про жизнь»: Диана Абдулганиева – женщина года в Татарстане. Бизнес-Онлайн, 7.03.2021. Аның фәнни җитәкчелегендә 10 кандидатлык һәм 1 докторлык диссертациясе якланган, хәзерге вакытта 5 кандидатлык һәм 1 докторлык диссертациясе әзерләнә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 ― ТР Хөкүмәте Рәхмәт хаты 2017 ― Татарстанның атказанган табибы 2018 ― Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе Федерация Советы Рәхмәт хаты 2020 ― РФ Сәламәтлек саклау министры Рәхмәт хаты 2020 ― терапевтларның Россия медицина фәнни җәмгыятенең Мактау грамотасы ― фидакарь хезмәт өчен 2021 ― Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2021 ― «Ак чәчәкләр» республика бәйгесенең төп җиңүчесе ― «Ел табибы» исеменә лаек булганДинә Гыйлаҗиева. «Ел табибы» Диана Габделганиева: «Безнең эштә ял булмый». «Ватаным Татарстан», 18.06.2021 2022 ― ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты 2023 ― РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы 2023 ― РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының Рәхмәт хаты 2023 ― ТР икътисад министры Рәхмәте 2026 ― Россиянең атказанган табибыКДМУ ректоры вазифаларын башкаручы Диана Габделганиевага мактаулы исеме бирелде. Татар-информ, 11.02.2026
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире ― 2018―2020 елларда Татарстан Республикасының икътисад министры, бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев (1976 елның 13 мартында Казанда туган). Ике кыз тәрбиялиләр.
Искәрмәләр
Сылтамалар Абдулганиева Диана Ильдаровна. Татцентр.ру Абдулганиева Диана Ильдаровна. АН РТ Абдулганиева Диана Ильдаровна. Врач года. minzdrav.tatarstan.ru
Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:РФ атказанган табиблары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Ректорлар