Тиррен диңгезе ( , , , , , , ) — Италиянең көнбатыш ярында, Апеннин ярымутравы (Италиянең Тоскана, Лацио, Кампания, Базиликата һәм Калабрия өлкәләре) һәм Сицилия, Сардиния, Корсика һәм Эльба утраулары арасындагы урынны биләүче Урта диңгезнең бер өлеше. Көньяк-көнчыгышта ул Мессина бугазы аша Ион диңгезе белән, ә төньяк-көнбатышта Тоскана архипелагы аша Лигурия диңгезе белән тоташа.
Антик чор Борынгы заманнарда ул Италиядәге авзоннар кабиләсе тарафыннан Аусон (Аусоний) диңгезе () дип аталган.
Борынгы римлылар шулай ук Урта диңгезнең бу өлешен — «Түбән диңгез» дип атаганнар, аннан тыш — «Өске диңгез» (Әдрән диңгез) дә булган.Атлас океанов|1980+|89|13. Основные морфометрические характеристики важнейших морей и заливов
Этимология Борынгы юнаннар Лидиядән (Кече Азия) бүгенге Италия провинциясе Тоскана тирәсендәге Апеннин ярымутравына күченгән кешеләрне тирреной (tyrsenoi) дип атаганнар. Юнан тарихчысы Геродот сүзләренчә, Лидия кенәзе Тиррен берничә еллык уңышсызлыктан һәм ачлыктан соң, үз халкының бер өлешен көнбатышка яңа ватан эзләп алып киткән. Лидиялеләр Апеннин ярымутравының көнбатыш ярына килеп төшкәннәр һәм яңа җирләрне үзләштергәннән соң, үзләрен юлбашчылары хөрмәтенә тирренлылар (Борынгы Римда аларны этрусклар дип атаганнар) исеме белән атый башлаганнар . Алар күп гасырлар буе яшәгән Урта диңгезнең бу өлеше дә бу халык исеме белән атала башлаган .
Тасвирлама
Диңгез — 3830 м тирәнлеккә җиткән тектоник бассейннан гыйбарәт.
Диңгез өлкәсендә Европа һәм Африка арасында сейсмик ярык уза, шуңа күрә су астында тау түбәләре һәм актив вулканнар (Везувий, Стромболи, Вулкано һ.б) чылбыры барлыкка килгән.
Тиррен диңгезе Урта диңгезнең башка өлешләре белән тоташкан бугазлар:
Төньякта, Италия һәм Корсика утравы арасында корсика бугазы (киңлеге — якынча 80 км); Көнбатышта, Корсика һәм Сардиния арасында, Бонифачо бугазы (киңлеге — 11 км); Көньяк-көнбатышта, Сардиния һәм Тунис арасында Сардиния бугазы (киңлеге — якынча 200 км); Көньякта, Сицилия һәм Тунис арасында Тунис бугазы (киңлеге — 160 км); Сицилия һәм Апеннин ярымутравы арасында, көньяк-көнчыгышта Мессиан бугазы (киңлеге — 3 км).https://www.sapere.it/enciclopedia/Tirr%C3%A8no%2C+mar-.html
Икътисад Төп портлар : Неаполь, Палермо, Кальяри (Италия), Бастия (Корсика, Франция).
Шулай ук карагыз
Лигур диңгезе
Искәрмәләр
Төркем:Урта диңгез диңгезләре Төркем:География