Монополия ( «бер» + «сатам») — базардагы тәкъдим бәясен һәм күләмен контрольдә тотучы һәм шуңа күрә тәкъдим күләмен һәм бәясен<, яки авторлык хокукы, патент, сәүдә маркасы яки дәүләт тарафыннан ясалма монополия булдыру белән бәйле эксклюзив хокукны сайлау юлы белән табышны максимальләштерә алучы оешма.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә икътисадчылар, мәсәлән, Австрия мәктәбе вәкилләре, бәя һәм тәкъдим күләмен контрольдә тотуны монополиянең характерлы билгеләре дип санамыйлар.

Базар монополиясе

Базар монополиясе — билгеле бер товар базарында сатучыларның яки сатып алучыларның берсенә гомуми сату, яки сатып алуның шактый зур кулэме туры килгәндә, аның шушы базарда бәяләр һәм килешуләр шартлары формалашуга башка катнашучыларга караганда зуррак йогынты ясый алуы.

Кайсы фирма базарда сатып алучыларга үз товарларына «бәя/сыйфат» нисбәтенең иң отышлы вариантын тәкъдим итә, шул икътисади өстенлеккә ирешә. Гадәттә, мондый өстенлекнең нигезе — камилрәк җитештерү технологияләре яки товарларны җитештерү һәм сатуны оештыру ысуллары кертү.

Фирма шундый эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә базарның күпчелек өлешен яулап алса да, монда куркыныч бернәрсә дә юк. Бу очракта базар механизмы үзенең төп бурычын уңышлы хәл итә — ул чикләнгән ресурсларның иң яхшы бүленешен тәэмин итә. Чынлап та, мондый хәлдә ресурсларның иң зур өлеше конкурентлык көрәшендә чикләнгән иң яхшы ресурсларны куллану һәм шуның нигезендә аз чыгымнар тотуга ирешү исәбенә җиңгән фирмага эләгә.

Моны да карагыз

Википедия:Проект:Төмән/Таблица/Җәмгыять

Искәрмәләр

Әдәбият

Познер Р. Теория монополии // Экономический анализ права / Пер. с под ред. В. Л. Тамбовцева. — : Экономическая школа, 2004. Т. 1. С. 367—382.

Сылтамалар

Төркем:Микроэкономика Төркем:Икътисад терминологиясе