Әл-Ганкәбуу́т (гарәп. العنكبوت — Үрмәкүч) — Коръәннең егерме тугызынчы сүрәсе. 1нче аятьтән 11нчесенә кадәр Мәдинәдә, калганнары Мәккәдә иңгән, шунлыктан Мәккә сүрәләре рәтенә керә. 69 аятьтән тора.

Эчтәлек Сүрә мөэминнәрнең бәла-казалар белән сыналырга тиешлеген, шулай ук Аллаһ хакыйкате һәм Исламга ышану нигезендә дәүләтне яклау өчен көрәшергә тиешлеген аңлату белән башлана.

Бу сүрәдә кешеләрнең иманга карашлары төрлечә булуы аңлатыла: кайберәүләр ышанам диләр, ләкин чынлыкта аларның йөрәкләрендә иман юк. Бу сүрәдә Нух пәйгамбәр һәм аның изге иманга чакыруы, шулай ук Ибраһим пәйгамбәр һәм аның иманга чакыруы турында сөйләнә, һәм моның Мөхәммәд пәйгамбәр өчен нинди сабак алып килүе аңлатыла.

Мөшрикләрнең потларга табынуы үрмәкүч йортыннан да зәгыйфьрәк булган дәлилгә нигезләнгән дип аңлатыла.

8. Без кешегә ата-анасына игелек әмер иттек: «Әмма алар синең [илаһилыгың] хакында бернинди гыйлемең булмаган [потлар кебек гаҗиз] нәрсәләрне [күрә торып] Миңа ширек кылуың өчен, сине көчли калсалар, аларга итагать итмә. [Арагыздан иман китергән, ширек кушкан, ата-анасына игелек кылган һәм начар мөгамәләдә булган һәрберегезнең] Кайтуыгыз Миңа, Мин исә сезгә ни кылганнарыгызны [бәяләп, әҗерен яки җәзасын биреп] хәбәр итәчәкмен».

9. [Ышанырга тиешле иман шартларына шиксез] Иман китергән һәм [Ислам шартларыннан гыйбарәт] изге гамәлләр кылган кешеләрне изгеләр җәмәгате эченә кертәчәкбез.

10. Кешеләр арасында шундыйлар [монафикълар] бар: «Без [дә] Аллаһка иман китердек», – диләр. Әмма Аллаһ юлында авырлык күрсәләр, кешеләрнең фетнәсен Аллаһның [Ахирәттә кяферләргә биреләчәк мәңгелек] газабы кебек саныйлар. Раббыңнан [мөэминнәргә] ярдәм килсә, һичшиксез, алар: «Без бит [дин ягыннан] сезнең белән бер идек. [Шулай булгач, ганимәткә безне дә уртак итегез]», – диләр. Әллә Аллаһ галәмнәрнең күкрәкләрендә булганарны яхшырак белмиме?

11. Аллаһ [ихлас белән] иман китергән кешеләрне дә ачык күрсәтәчәк, монафикъларны да ачык күрсәтәчәк.

12. Кяфер булучылар иман китергәннәргә: «Сез безнең юлыбызга иярегез, [әгәр бу юлда бер зарар күрә калсагыз, Аллаһтан сезгә киләчәк һәр җаваплылыкка без кәфил булырбыз һәм] хаталарыгызны без өстебезгә алырбыз», – диде. Әмма алар асылда аларның [ширеккә катнашып кылган зур] хаталарыннан бернәрсәне дә өсләренә йөкләмәячәкләр. Һичшиксез, алар – ялганчылар. <noinclude>

Әдәбият 1. «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире

Искәрмәләр

Төркем:Коръән сүрәләре Төркем:Ислам