Идел («Идель») ― Әстерхан өлкәсендә (Россия) 1990―2019 елларда татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән өлкә иҗтимагый-сәяси газетасы. Башта тулысынча рус телендә, 1995 елдан өлешчә татар телендә, өлешчә рус телендә чыккан. Газета өлкәдә барган иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны яктырткан, шулай ук татар тарихы һәм мәдәнияте буенча материаллар бастырган. Газетаның оештыручылары булып өлкә администрациясе һәм өлкә «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыяте торган. Атнага 1 тапкыр нәшер ителгән.
Газета А-4 форматындагы дүрт битле басмадан гыйбарәт, тиражы 3030 данә булган. «Степная новь» газетасына кушымта дигән язу астында «Дуслык» «Әстерхан өлкә татар мәдәният җәмгыяте дип язылган.
Тарих «Дуслык» Әстерхан өлкә татар мәдәният җәмгыяте өлкәдә татарча массакүләм мәгълүмат чараларын булдыру инициативасы белән чыкканСредневолжские татары-переселенцы. Астраханское информбюро, 03.11.2015. «Идел» газетасы рус телендә 1990 елның августында чыга башлаган. Башта ул «Степная новь» (Нәриман районы) район газетасына кушымта булып торган һәм, нигездә, өлкә үзәгендә (Әстерханда) таратылган. «Степная новь» газетасының мөхәррире Зөбәрҗәт Закир кызы Муратова, үз газетасы нигезендә, «Идел» газетасының 4 эксперименталь (тәҗрибә) санын чыгарганНаилә Потеева-Фатыйхова. «Идел»ле Әстерхан / Бай мираслы Әстерхан. «Безнең мирас», 2026 ел, № 3. ― Б.43―45..
«Идел» газетасының барлыкка килүе беренче дулкыны белән бәйле. Газетаның иң популяр, халык яратып укый торган чагы Әлфия Нәҗип кызы Дулатова мөхәррир булган еллар ― ул вакытта тираж 3030 данәгә җиткән.
Газетаның татар бүлеге, шрифт булмау сәбәпле, күпкә соңрак, 1995 елның 15 февралендә ачылган. Татар хәрефләре белән язучы линотипны газетага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юллаган. Рафаэль Ибраһим улы Ижбердиев «Идел» газетасының мөхәррире, Рамазан Утюшев җаваплы секретарь булып эшләгәндә, Наилә Потеева-Фатыйхова газетаның татар бүлеген ачкан. Әлеге бүлек беренче мәртәбә Илһам Шакировның туган көненә багышланган материал белән ачылган.
35 елдан артык мәктәпләрдә ана теле (татарча) укытылмаган җирдә татарча газета чыгару бик зур авырлык белән барган. «Идел» газетасында хезмәт хакы аеруча аз булганлыктан, профессиональ журналистлар бирегә эшкә килмәгән. Газетаның матди хәле авыр барганда, татар бүлеген кыскартырга тотынганнар: башта татар бүлегендә 1 ставка булса, тора-бара 0,5 ставкага калдырылган. Замана сулышын тоеп язылган милли хисле язмалары (1552 елда Казан ханлыгының басып алынуы, Чечня җирендә барган сугышлар һ.б.) өчен Наилә Потеева-Фатыйхованы рәсми урыннардан кисәтә торган булганнар.
Компьютерга күчкәч, газета Наил Бәшировның «МИГ» нәшриятында басыла башлаган. «МИГ» нәшрияты элекке бинасында урнашкан.
2006 елда газетаның тиражы 600 данә булган.
2007 елның 19 маенда Әстерханның бинасында 1907―1914 елларда Габдрахман Гомәри тарафыннан Әстерханда нәшер ителгән «Идел» газетасының йөз еллык юбилее билгеләп үтелгән. Казаннан Туфан Миңнуллин, Ренат Вәлиуллин катнашкан100 лет газете «Идел». xacitarxan.narod.ru.
«Идел» газетасы 2019 елда (пандемиягә кадәр) ябылган.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Наилә Потеева-Фатыйхова. «Идел»ле Әстерхан / Бай мираслы Әстерхан. «Безнең мирас», 2026 ел, № 3. ― Б.43―45.
Сылтамалар Дамир Шайхетдинов. Жизнь и смерть астраханских газет. damir_sh — ЖЖ
Моны да карагыз Габдрахман Гомәри «Идел»
Төркем:Русча гәҗитләр Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Әлифба буенча гәҗитләр Төркем:Әстерхан өлкәсе газеталары Төркем:1990 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Ябылган гәҗитләр