Люк Иллюзи (француз телендә: Luc Illusie, 1940 елның 2 маенда туган) — алгебраик геометриядә махсуслашкан француз математигы.
Тәрҗемәи хәле Люк Иллюзи Парижда югары нормаль мәктәптә укыган, аның остазларының берсе Анри Картан булган. 1963 елда Иллюзи CNRS-та фәнни хезмәткәр вазифасына ирешкәнReminiscences of Grothendieck and His School — Notices of the AMS, 2010. 1964 елдан бирле Александр Гротендик җитәкчелеге астында эшләгән; SGA 6 өстендә эштә катнашкан. 1970 елда, Даниель Квилленнан бәйсез рәвештә коорынучы комплекс төшенчәсен керткән, ә 1971 елда Complexe cotangent et déformations диссертациясе өчен доктор дәрәҗәсен алганFRBNF12189042c, каталог BnF. 1976 елдан бирле Париж-көньяк университетында эшли, 1978 елдан бирле — профессор. 1993 елда Уайлсның Бөек Ферма теоремасы исбатлавы белән эшнең рецензияләвендә катнашкан. 2005 елда профессор-эмерит вазифасында отставкага киткән.
2012 елда Люк Иллюзи «коорынучы комплекслар, Пикар-Лефшец формуласы, Ходж теориясе һәм логарифмик геометрия буенча фундаменталь эшләр өчен» Француз фәннәр академиясенең Эмиль Пикар Премиясе белән бүләкләнгән булганLauréat de l’année 2012 : Ilusie, Luc , Французская академия наук, 2012.
Сайланган эшләр
Искәрмәләр
Сылтамалар Домашняя страница на сайте университета Парижа Конференция в честь Люка Иллюзи , 2005
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар