Барбара Уолтерс ( (1929 ел 25 сентябрь, Бостон—2022 ел 30 декабрь, Манхэттен, Нью-Йорк) — Америка телевизион алып баручысы , журналист һәм язучы. «Today» иртәнге яңалыклар тапшыруы һәм «The View» ток-шоу, 20/20 кичке яңалыклары һәм ABC Evening News алып баручысы, шулай ук «World News» хәбәрчесе була. 1989 елда Уолтерс телевидениенең Дан залына кертелә, 2000 елда күренекле казанышлары өчен NATAS премиясен, ә 2007 елда Голливудта Дан аллеясы йолдызын ала.

Ул NBC каналының Today morning News иртәнге яңалыклар тапшыруында 10 ел алып баручы, аннары 25 ел ABC каналының 20/20 мәгълүмати тапшыруларын алып баручы буларак танылу ала

Соңгы елларында ул үзенең көндезге The View телевизион тапшыруын алып бара, аның өчен ул Эмми премиясенә лаек була. 2014 елның 12 маенда үзенең профессиональ эшчәнлеген тәмамлавын игълан итә, ләкин 2015 елның ноябрендә ул ABC каналының 20/20 тапшыруында катнаша, анда Республика партиясеннән президентлыкка кандидат Дональд Трамп һәм аның гаиләсе белән әңгәмә кора.

Тәрҗемәи хәле

Гаиләсе һәм белеме Барбара Джилл Уолтерс 1929 елның 25 сентябрендә Бостонда Дена (тумышы белән Селецки) һәм Лу Уолтерс (Луи Абрахам Уормвотер) гаиләсендә туа; аның әти-әнисе рус еврей-иммигрантлары балалары була . Аның әтисе әтисе Абрахам Исаак Варемвассер, Польшаның Лодзь шәһәрендә туган һәм Англиягә эмигриацияләгән, анда ул фамилиясен Уормвотерга алыштыра. Уолтерсның әтисе Лондонда 1898 елда туган һәм 1909 елның 28 августында әтисе һәм ике абыйсы белән Нью-Йоркка күченгән. Аның әнисе һәм дүрт апасы анда бер ел соңрак килгән. Уолтерс кечкенә чагында, атасы Бостонда «Латин кварталы» төнге клубын идарә иткән, ул аны E. M. Loew компаниясе белән уртаклашып тоткан. 1942 елда аның атасы Нью-Йоркта клуб ачкан. Ул шулай ук Бродвей продюсеры булып эшләгән һәм 1943 елда «Зигфелднең акылсызлыклары» (Безумства Зигфелда) шоуын продюсерлавын башкарган; өстәвенә, ул Лас-Вегаста «Тропикана» кунакханәсе һәм казиносының күңел ачу эшләре директоры булган. Париждан «Фоли-Бержер» театрлаштырылган тамаша алып кайткан һәм аны курортның төп күргәзмә залында урнаштырган. Уолтерсның абыйсы Бертонга 14 ай гына булганда үпкә ялкынсынуы аркасында вафат була. Аның апасы Жаклин психик тайпылышлар белән туган һәм 1985 елда вафат була.

Уолтерс сүзләренчә, аның әтисе шоу-бизнеста гомере буе берничә байлык җыйган һәм аны югалткан. Ул бронлау агенты булган, һәм аяк киеме һәм кием тегүче абыйларыннан аермалы буларак, аның эше бик ышанычлы булмаган. Уолтерс әтисенең аны үзе оештырган төнге клуб тамашалары репетицияләренә алып барганын искә ала. Актрисалар һәм биючеләр аның тирәсендә кайнаша, алар Барбараны башы әйләнгәнче әйләндергәннәр.

Уолтерс әйтүенчә, яшьлегендә танылган кешеләр белән уратып алынган булу аңа алар алдында «калтырап тору» мөмкинлеген бирмәгән. Уолтерснең әтисе үзенең төнге клубларын һәм Сентрал-Парк-Уэстка гаилә пентхаусын югалткан. Уолтерс искә алганча, «Аның психик кризисы башлана. Ул безнең Флоридадагы йортка яшәргә килә, аннары хөкүмәт йортны, машинаны һәм җиһазларны тартып алды». Әнисе турында ул болай дигән: «Әнием, дуслары кебек үк, табиб яки тегүче кешегә кияүгә чыгарга тиеш булган».

Уолтерс бишенче сыйныфның уртасына кадәр Массачусетс штатының Бруклин шәһәрендәге дәүләт Лоуренс мәктәбендә укый, аннары әтисе 1939 елда гаиләсен Майами-Бич шәһәренә күчерә, анда ул шулай ук дәүләт мәктәбендә укый. Әтисе гаиләсен Нью-Йорк шәһәренә күчергәннән соң, ул сигезенче сыйныф өчен Филдстон этик мәдәният мәктәбендә укый, аннан соң гаилә Майами-Бич шәһәренә кайткан. Аннары ул Нью-Йорк шәһәренә кайта, анда Берч-Ватен мәктәбендә укый,1947 елда тәмамлый.

Карьерасы Барбара Уолтерс 1951 елда Сара Лоуренс көллиятендә инглиз теле буенча бакалавр дәрәҗәсен ала һәм шунда ук Нью-Йорк шәһәрендә эш эзли башлый. Кечкенә реклама агентлыгында якынча бер ел эшләгәннән соң, ул Нью-Йорк шәһәренең NBC филиалы WNBT-TV (хәзерге WNBC) компаниясендә эшли башлый, реклама белән шөгыльләнә һәм матбугат релизлары яза. Ул 1953 елда Рун Арледж режиссёрлыгы астында 15 минутлык балалар өчен « Камерадан сора» тапшыруын чыгара башлый. Ул телевизион йолдыз Игорь Кассини/Чолли Никербокер өчен продюсерлык итә башлый. Ләкин, җитәкчесе аны үзенә кияүгә чыгарга мәҗбүр иткәч, ул телевидениедән китә. Аннары ул WPIXка The McElhone Show тапшыруын продюсерлай. 1955 елда ул CBS каналындагы The Morning Show өчен сценарист була.

Үз карьерасы дәвамында Уолтерс АКШның барлык гамәлдәге президенты һәм аларның хатыннарыннан интервью ала, Ричард һәм Пэт Никсоннан башлап Барак һәм Мишель Обамага кадәр. Ул шулай ук Дональд Трамп һәм Джо Байден белән интервью алган, ләкин алар президент булган елларда түгел. Ул шулай ук Фидель Кастро, Әнвар Садат, Менаһем Бегин, Кэтрин Һепберн, Шон Коннери, Моника Левински, Уго Чавес, Владимир Путин, шах Мөхәммәд Пәһләви, Цзян Цзэминь, Сәддам Хөсәен һәм Бәшәр Әссад кебек шәхесләр белән интервью нәтиҗәсендә танылу ала.

Шәхси тормышы Уолтерс дүрт тапкыр кияүгә чыккан. Беренче ире — бизнесмен һәм элеккеге Хәрби-диңгез флоты лейтенанты Роберт Генри Кац. Алар 1955 елның 20 июнендә Нью-Йорк шәһәрендәге Плаза кунакханәсендә өйләнешә. Никах 11 айдан соң, ягъни 1957 елда таркалган .

Икенче ире театр продюсеры һәм хуҗасы Ли Губер була. Алар 1963 елның 8 декабрендә өйләнешә һәм 1976 елда аерылыша. Аларның бер тәрбиягә алган кызлары Жаклин Дена Губер бар (1968 елда туган, шул ук елда кызлыкка алынган).

Өченче ире — Lorimar Television компаниясенең генераль директоры Мерв Адельсон. Алар 1981 елда өйләнешә һәм 1984 елда аерылыша Алар икенче тапкыр 1986 елда өйләнешә һәм 1992 елда аерылыша.

Ул колледжда адвокат Рой Кон белән очраша; ул Ли Губер белән туй алдыннан кич Уолтерска өйләнешергә тәкъдим ясаган, ләкин Уолтерс моны кире каккан. Ул Конга гомер буе тугрылыгын тәрбиягә алган кызлары Жаклинны алуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт дип аңлаткан. Уолтерс үзенең биографиясендә шулай ук Конга әтисенә юридик ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле булуын әйтә. Уолтерс сүзләренчә, аның әтисе гаиләсе Лас-Вегаста булганга күрә Нью-Йорк судында утырышка килмәгәннән соң кулга алу өчен ордер алган, һәм Кон гаепләүне бетерә алган. Уолтерс 1986 елда Конның адвокатлык таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы эш буенча судта шаһит сыйфатында күрсәтмәләр бирә.

Уолтерс 1970нче елларда АКШ Федераль резерв системасының булачак рәисе Алан Гринспен очраша һәм 1990нчы елларда АКШ сенаторы Джон Уорнер белән романтик мөнәсәбәтләрдә була.

Үзенең автобиографиясендә Уолтерс 1970нче елларда Массачусетс штатыннан (ул чакта өйләнгән) сенатор Эдвард Брук белән мөнәсәбәттә булганлыгын әйткән. Уолтерсның ул вакытта кияүдә булганмы-юкмы икәне ачык түгел. Уолтерс әйтүенчә, алар карьераларын җәнҗалдан саклау өчен мөнәсәбәтләрен өзгәннәр. 2007 елда ул Пулитцер премиясе лауреаты геронтолог Роберт Нил Батлер белән очраша.

Уолтерс — Том Брокоу һәм Вуди Алленның, шулай ук Джоан Риверсның һәм Fox News каналының элеккеге җитәкчесе Роджер Эйлсның якын дусты (1960 еллар ахырыннан 2017 елда вафатына кадәр)Fehrman, Craig (January 21, 2011) When Roger Ailes was honest about what he does , Salon.com .

2014 елда Уолтерс CNN каналының Piers Morgan Live тапшыруында чыгыш ясый һәм балаларының күп булмавы аның тормышындагы иң зур үкенече булуын әйтә..

Барбара Уолтерс үзенең Нью-Йорктагы Манхэттендагы йортында 2022 елның 30 декабрендә 93 яшендә вафат була.

Бүләкләре Көндезге Эмми премияләре 1975 — Иң яхшы ток-шоу алып баручысы («Today») 2003 — Иң яхшы ток-шоу (The View) 2009 — Иң яхшы ток-шоу алып баручысы (The View) (Вупи Голдберг, Джой Бехар, Элизабет Хассельбек һәм Шерри Шеферд белән) NAACP имидж премияләре 2009 — Иң яхшы ток-шоу (The View) Дисней легендалары 2008 — Телевидениегә хезмәт күрсәткән өчен

Искәрмәләр

Төркем:2022 елда вафатлар Төркем:30 декабрь көнне вафатлар Төркем:Бостонда туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1929 елда туганнар Төркем:25 сентябрь көнне туганнар Төркем:АКШ журналистлары Төркем:Телевидение алып баручылары Төркем:АКШ шоуменлары