Советский районы (, , ) — Хант-Манси — Югра автономияле округы составына керүче муниципаль район.
Административ үзәк — Советский шәһәре.
География Советский районы Ерак Төньяк районнарына тиңләштерелгән.
Районның төп кисәге Төньяк Сосьва калкулыгында, көньяк өлеше — Конда түбәнлегендә урнашкан. Районның төньяк-көнчыгыш өлешен «Малая Сосьва» тыюлыгы алып тора.
Халык
Милләтләр (2010): урыслар (80%), татарлар (6,4%), украиннар (2,8%), башкортлар (1,3%), коми-пермьлылар (1,3%), әзериләр (1,2%).Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә Административ бүленеш Советский районы составына 7 шәһәр һәм 1 авыл җирлеге керә. Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Рәсми сайт
*