«Тита́ник» () — бөтен дөньяга танылган «Титаник» исемле пароходның һәлакәте турындагы 1997 елда чыккан фильм-катастрофа. Төп рольләрдә Кейт Уинслет (Роза Дьюитт Бьюкейтер) һәм Леонардо Ди Каприо (Джек Доусон) катнашты. Җәмгыятьтәге дәрәҗәләре төрле булса да, фильмның геройлары, 1912 елда беренче тапкыр ерак сәфәргә чыккан шушы корабта танышып, бер-берсенә гашыйк була.

Фильмның премьерасы Америка Кушма Штатларында 1997 елның 19 декабрендә, ә Россиядә 1998 елның 20 февралендә үтте. Аның дистрибьюторы Төньяк Америкада — Paramount Pictures ширкәте, а дөньяның калган җирләрендә — 20th Century Fox ширкәте иде. Фильмның бюджеты 200 миллион АКШ доллары тәшкил итә.

2012 елның 5 апрелендә, Титаник корабының һәлакәте уңаеннан, фильмның 3D һәм IMAX 3D форматларында премьерасы үтте.

Шулай ук карагыз

Кинематограф Оскар (премия)

Сылтамалар

Искәрмәләр

Төркем:АКШ фильмнары Төркем:Исемлекләр:Мәдәният