Гаделша Агишев (Гаделша Александр улы Агишев, , ) – кинодраматург, мөгаллим. Киноларга сценарийлар яза. РФ атказанган сәнгать эшлеклесе. Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле 1939 елның 10 августында Ташкәнттә туган. Татар. Феникс сайтында

Ташкәнт суворов училищесын (1956), ВГИКны (1962) тәмамлый.

1971 елдан ВГИКта, телевидение һәм радиотапшырулар хезмәткәрләренең белемен камилләштерү институтында остаханә җитәкчесе, профессор.

Кызы – Дания Агишева, киноактриса.

Иҗаты Күп санлы нәфис һәм документаль киноларга сценарийлар, диктор текстлары язды. Бөтенсоюз һәм халыкара кинофестивальләрдә Г. Агишев сценарийлары буенча куелган кинотасмалар даими бүләкләнә.

Фильмографиясе Сценарийларын, диктор текстларын язган, реҗиссер булган фильмнары Гаделша Агишев: 1965 Гасырлар битләре 1966 Ягымлык 1966 Ап-ак челәннәр 1969 Гашыйклар 1970 Гадәттән тыш комиссар 1971 Крәстияннәр 1973 Очрашу һәм аерылулар 1974 Минем изге кешем 1974 Соңгы очрашу 1978 Мәхәббәт һәм ярсу 1980 Нинди безнең еллар 1982 Генийның яшьлеге 1989 Шок 1991 Пастернакның соңгы музасы 1992 Пәйгамбәр үче 1997 Авазлар 1999 Мәскәүдә Нәүрүз 2001 Мәскәүдә ислам 2001 Фәрештәгә ау 2002 Шәрә натура 2004 Марина турында уфтану 2004 Гашыйклар-2 2005 Дала экспрессы 2007 Кеше-җил 2009 Гомәр Хәйям 2010 МУР 2014 Кадак 2014 Коктебель ташлары 2014 Мин юлбашчы булам Казанда мөселман киносы (әүвәл «Алтын мөнбәр») фестивалендә җюридә эшләде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1984) Үзбәкстан ССР Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1971) РФ хөкүмәте премиясе лауреаты РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (2001) Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1975)

Чыганаклар Кинобраз сайты Тышкы сылтамалар Мин-татар

Искәрмәләр

Төркем:Мәскәү татарлары Төркем:Үзбәкстан татарлары Төркем:Кинодраматурглар Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары Төркем:РФ хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Профессорлар Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Режиссёрлар