Күбәләкләр (тәңкәканатлылар) — канатлары ике пар, төрле төстәге тәңкәләр белән капланган бөҗәкләр отряды. Якынча 200 гаиләсе, 150 мең төре билгеле. Канат җәеме 3 мм дан 300 мм га кадәр. Зур фасет күзле. Авыз аппараты суыра торган (кортларыныкы кимерә торган). Нектар, җимеш суы, үсемлекләр бүлеп чыгарган шикәрле сыекча белән туеналар. Кайберләре тукланмый. Күпчелегенең кортлары үсемлекләр белән туклана, кайберләре ерткыч һәм паразит. Татарстан Республикасында 1000 нән артык төре очрый. Күбесе үсемлекләрне серкәләндерә, кортлары авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы культураларына, азык-төлек запасларына, йон һәм мех әйберләргә зарар китерә.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Тышкы сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Күбәләкләр Төркем:Хайваннар Төркем:Зоология Төркем:Бөҗәкләр