Г. Сәләм премиясе (Сәләм Галимов исемендәге премия) – әдәбиятта һәм сәнгатьтә аеруча иҗади уңышларга ирешкән яшьләрне бүләкләү өчен бирелә торган премия, БАССРның дәүләт бүләге.
Тарих 1967 елда комсомолның БАССР өлкә комитеты карары белән булдырылган. Шагыйрь Сәләм Галимов хөрмәтенә аталган.
1967 елдан 1990 елга кадәр 50 шәхескә һәм 5 иҗат төркеменә тапшырылган. Соңгы тапкыр 1990 елда тапшырылган.
1995 елдан Шәехзадә Бабич исемендәге премия белән алмаштырылган.
Премияне тапшыру Премия мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.
Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Кагыйдәнамә буенча, кайбер елларны премия бирелмәскә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру каралган.
{| class="wikitable" |- ! Тәртип саны ! Лауреатның исеме-фамилиясе ! Мактаулы исем бирелү елы |- | 1 | Әнвәр БикчәнтәевШәүрә МортазинаФёдор КащеевС. Юлаев ис. мәдәният йорты бию төркеме |1967 |- | 2 | Салават ГалинИбраһим ГыйззәтуллинАбдулхак ИгебаевНариман СабитовРәшидә Туйсина | 1968 |- | 3 | Шәриф БикколӘсгать МирзаһитовМайя ТаһироваМансур Якупов | 1969 |- | 4 | Равил БикбаевИшмулла Дилмөхәммәтов | 1970 |- | 5 | Әнгам Атнабаев«Торнакай» балалар хоры | 1972 |- | 6 | Александр ФилипповЭрнст Сәетов | 1974 |- | 7 | Габдулла ГыйләҗевЛев КузнецовВалерий ТерентьевРим Хәсәнов | 1976 |- | 8 | Рәис НизамовФ. Гаскәров ансамбле | 1978 |- | 9 | Динис БүләковӘхияр ХәкимовӘнвәр НурмөхәммәтовМихаил Шнейдерман | 1980 |- | 10 | Таң ЕникеевРаил КучуковМихаил Чванов | 1982 |- | 11 | Радик Гәрәев | 1983 |- | 12 | Роберт ГазизовВазыйх ИсхаковГеннадий Родионов | 1984 |- | 13 | Әлфис Гаязов | 1985 |- | 14 | Сафуан ӘлибайРоза ӘхияртдиноваУфа цирк төркеме | 1986 |- | 15 | Салават НизаметдиновСергей КрасновПётр Шеин | 1988 |- | 16 | Идрис ГазиевАзат ГаеткуловНур ДаутовДинислам ИскуҗинВладимир Латыйпов-Догадов Айрат ТерегуловХисмәтулла Юлдашев | 1990
Сылтамалар Ватандаш сайты
Искәрмәләр
Лауреатлар
Төркем:Г. Сәләм премиясе Төркем:БАССР дәүләт бүләкләре Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Сәнгать өлкәсендә мактаулы исемнәр Төркем:Башкортстанның мактаулы исемнәре Төркем:Әдәби премияләр