Гөлфия Юнысова, Гөлфия Атнагул кызы Юнысова (, 1948 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Сарыш) ― шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе. СССР Язучылар (1979) һәм Журналистлар (1974) берлекләре әгъзасы. РФ (2005) һәм БАССР (1989) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР мәгариф отличнигы (2000). Башкортстанның халык шагыйре (2015). Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2023).

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 10 сентябренда БАССР Әлшәй районы Сарыш авылында туган. Раевка урта мәктәбен (1966), Башкорт дәүләт университетын (1971) тәмамлаган. 1971―1973 елларда Сибайда педагогика укуханәсендә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. «Совет Башҡортостаны» газетасында (1973), «Пионер» журналында (1974―1978) эшли. «Башҡортостан ҡыҙы» журналының баш мөхәррире (1978―1999). 1979―1990 елларда Россия Югары шурасы, 1999 елдан Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы ― Корылтай депутаты.

Иҗаты Гөлфия Юнысова балалар язучысы һәм җырлар тексты авторы булып танылган. Аның кече яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләре уңышлы чыга. Башкорт дәүләт университетында укыган елларда балалар өчен «Миңа бары өч кенә» (1969), «Зәңгәр тубым» (1971) китапларын иҗат итә. Сибайда эшләгәндә «Яз хакында әкият» (1973), «Тылсымлы бүләк» (1975) китапларын басмага әзерли. 40 китап, 300 җыр сүзләре авторы, әсәрләре 25 телгә тәрҗемә ителгән. «Кояшлы иртә» (1977), «Быргы чакыра» (1979), «Бәпембә» (1982), «Бүз тургай җыры» (1983), «Өметемнән югалма» (1990), «Ак яңгыр» (1998), «Сандугач моңы» (1998), «Салават күпере» (2003) китаплары бар. Мәскәүдә «Литературная Россия», «Огонёк», «Дружба народов», «Юность», «Работница», «Крестьянка», «Наш современник» журналларында шигырьләре; аерым китап булып, рус телендә «Каенкай җыры» (Песня березки, 1979) , «Өйләр елмая» (Дома улыбаются, 1980), «Салават күпере буйлап юл» (Дорога по радуге, 1984), «Безнең җыр» (Наша песня, 1986), Нукуста каракалпак телендә «Кыңгырау чәчәге» (1979) китаплары нәшер ителгән. «Очып булмый канатсыз» пьесасы Сибай драма театрында уйнала. Публицистика өлкәсендә дә хезмәтләре күп.

Казанда 2004 елда «Серле утрау» китабы нәшер ителгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005) БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1989) БР мәгариф отличнигы (2000) «Хөрмәт билгесе» ордены (1984) Мифтахетдин Акмулла премиясе (Миякә районы, 2000) Һәдия Дәүләтшина премиясе (2006) Башкортстанның халык шагыйре (2015)Г. Иделбаева (Юнысова) БР икенче халык шагыйрәсе исеменә лаек булды Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2023)Башҡорт шағирәһе Гөлфиә Юнысова — Өфөнөң почетлы гражданы. «Башинформ» МА, 31.08.2023

Гаиләсе Ире Мирас Хәмзә улы Иделбаев (1945), язучы, әдәбият галиме, БДУ профессоры. Улы Урал Мирас улы Иделбаев (1972), композитор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2014). Улы Артур Мирас улы Иделбаев, «Башҡорт йәштәре иттифағы»н оештыручы Башфорум . Хөрмәтләү 2025 елда Әлшәй җирлекара үзәк китапханәсенә исеме бирелгәнЛейла Аралбаева. Учреждениям культуры Башкирии присвоили имена композитора и поэта. Башинформ, 3.04.2025.

Искәрмәләр

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек) Күгәрчен районы китапханәсе БР әдәби картасы

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Һәдия Дәүләтшина премиясе лауреатлары Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары Төркем:Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары