Наил Гаетбай (псевдоним, тулы исеме Наил Әсхәт улы Гаетбаев, ) – язучы, драматург. БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2011). БР язучылар берлеге рәисе (25.11.2016га кадәр). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1980).
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 20 июнендә БАССР Баймак шәһәрендә туган. Сибайда урта мәктәпне (1966), Магнитогорскида тау металлургиясе институтын (1972), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1983), югары театр курсларын (1987) тәмамлый. Сибай элеваторында автослесарь (1967), Кемерово өлкәсе Киселёвск машиналар төзү заводында (1972-1976) конструктор, Тайбинск автобазасында баш механик, Сибайда (1976-1988) бакыр – күкерт комбинатында механик, ремонт-төзелеш идарәсендә инженер-конструктор булып эшли. 1992-1998 елларда БР мәдәният министры урынбасары. Татарстанда, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе, Курган, Сарытау, Самара өлкәләрендә, Төркиядә, Мәскәүдә «БР мәдәнияты көннәре»н оештыра, «Рампа» һәм «Тамаша» журналларын нәшер итә, Сибайда дәүләт филармониясе, «Сулпан» (Чулпан) балалар театры, сәләтле балалар өчен музыка лицее, сәнгать көллияте ачуга ирешә. Ел сан «Театр язы» фестивале уздыра. 1994 елдан «Тамаша» журналының баш мөхәррире. 2000-2006 елларда БР милли әдәбият музее җитәкчесе.
2016 елның 25 ноябрендә Башкортстан язучылар берлегенең еллык җыенында берлек рәисе вазифасыннан китүен игълан итте Азатлык Радиосы.
Иҗаты Н. Гаетбай әдәбиятка эшчеләр арасыннан килә, шунлыктан аның беренче әсәрләрендә эшче образлары мавыктыргыч итеп сурәтләнә. Беренче хикәясе 1974 елда, беренче китабы – «Алтын яңгырлар мизгеле» 1979 елда басылып чыга. «Әлфия», «Тере тамчы», «Тәүге кар», «Йөрәк һәм корыч» повестьлары белән популяр булып китә. «Сары тәрәзәләр» (1981), «Буран» (1983), «Офыкка кача юллар» (1985), «Үз максатыңны тап» (1987) һ.б. китаплары чыга. Һәдия Дәүләтшина һәм Рәми Гариповка багышланган «Төн, яки Һәдия белән Рәми» трагедиясе (1992), «Дүрт кешелек табын» драмасы, «Әстәгъфирулла» фарсы, «Аты барның дәрте бар» комедиясе, «Бервакыт санаторийда» моңсу комедиясе һ.б. РФ, БР театрларында, шулай ук Татарстан театрларында афиша.116.ру сайтында куелды.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2011). БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). М. Акмулла премиясе (2003) 2024 — Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан)Ләйлә Аралбаева. Писатели Башкортостана на ярмарке «Китап-байрам» получили награды. Башинформ, 27.05.2024 Искәрмәләр
Әдәбият Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка телләрдәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек) «Идел-йорт» фестивалендә БР әдәби картасы
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Башкорт драматурглары Төркем:РФ атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:БР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары Төркем:Магниттау тау металлургиясе институтын тәмамлаучылар Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары