Озад Хәбибуллин, Озад (Азат) Гариф улы Хәбибуллин (Озад Хәбиб, 1949 елның 26 июле, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Бохара өлкәсе, Гиждуван) — рәссам, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты доценты КМТТУ сайты. Үзбәкстанның халык рәссамы (2004). СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1975 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017).

Тәрҗемәи хәле 1949 елның 26 июлендә Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Гиждуван бистәсендә (1972 елдан шәһәр) туган. Дүшәнбе шәһәрендә сәнгать укуханәсен (1968), А. Островский исемендәге Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Чыңгыз Әхмәров остаханәсе) (1973), ССРБ рәссамнар йорты (Сенеж иҗат йорты) каршында аспирантура тәмамлый.

Иҗаты

Рәссам-монументалист буларак иҗат итә. Шулай ук майлы буяу белән ясаган хезмәтләре дә бар. Сәнгатьнең мозаика, шамот, нәфис металл, скульптура төрләрендә дә эшли. Остазы – Чыңгыз Әхмәров, Үзбәкстанның һәм Татарстанның халык рәссамы. Кырык еллык иҗат гомерендә күп санлы метро тукталышларын, мәдәният сарайларын, матбугат үзәкләрен, банк биналарын, аэропортлар, вокзалларны бизәүдә катнаша. Ташкәнт (метро, фәннәр академиясе, консерватория, хөкүмәт аэропорты биналары), Петербург (элекке Синод бинасындагы Б.Ельцин исемендәге китапханә бинасы) шәһәрләрендә иҗат ителгән 70 монументаль сәнгать әсәренең авторы. Хезмәтләре Япония, Англия дәүләт галереяларында, АКШта, Канадада, Грециядә, Швейцариядә, Исраилдә шәхси кулларда саклана. 1977 елдан башлап, Үзбәкстанда һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Казан шәһәрендә рәссамның әсәрләрен «Хәзинә» галереясе, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә күрергә мөмкин. БИМ.ру мәгълүмат порталы

Казанда

2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгәндә, Казан метросының 2 тукталышын – «Г. Тукай исемендәге», «Кремль» тукталышларын бизәргә чакырыла. Классика шәкелендәге византия мозаикасы стилен кулланып, «Ана догасы», «Яңа Кисекбаш», «Фатыйма һәм сандугач», «Туган тел», «Кичке азан», «Бишек җыры», «Кышкы төн», «Кәҗә һәм сарык» панноларын ясый. Казанские ведомости 2008 елда Казанда, Универсиада-2013 кә әзерләнү кысаларында, дәүләт башлыклары саммиты узачак «Корстон» үзәгендәге Наполеон залының 150 м² мәйданлы интерьерын (бизәлгән плафоннар (түшәмнәр)) бизәүче төркемнең җитәкчесе була. Зөя утравында «Барлык кайгыручылар шатлыгы» (Всех скорбящих радость) храмын яңадан торгызу эшләренә җитәкчелек итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1984 — СССР Рәссамнар берлеге премиясе — Ташкәнт метросындагы «Айбек» шамот горельефы өчен. 2004 — Үзбәкстан халык рәссамы — Ташкәнт консерваториясендәге панно (2002) өчен. 2017 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Признание заслуг. «Республика Татарстан», 11.07.2017

Кызыклы факт Мәскәү рәссамнары ел ярымда эшләргә вәгъдә иткән Казан метросы тукталышларын бизәүне О. Хәбибуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме 3 ай эчендә эшләп чыга.

Искәрмәләр

Чыганаклар О. Хәбибуллин. Аллаһылар бүләге. «Казань», 2014, № 11. ISSN 0869-6616 Н. Вяткова. Үзбәкстан монументалисты - Казан метросын бизәүче. «Наш дом-Татарстан», 2009, № 4. О. Иванычева. Метро бизәү - чын сәнгать ул. Казанские ведомости, 17.12.2012, № 188.

Сылтамалар

Хабибулин Озад Гарифович. Үзбәк милли энциклопедиясе

Моны да карагыз

Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Үзбәкстан рәссамнары Төркем:Үзбәкстанның халык рәссамнары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Ташкәнт сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Үзбәкстан татарлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре