Рамил Хәкимов (Рамил Гарәф улы Хәкимов, ) – рус телендә иҗат иткән Башкортстан язучысы. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1976).

Тәрҗемәи хәле 1932 елның 13 июнендә Уфада туган. 11-санлы урта мәктәпне, Уфа педагогия институтын тәмамлаган (1954). 1954-1960 елларда «Советская Башкирия», «Ленинец» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли.

Иҗаты

Беренче китабы – «Йөрәк уч төбендә» (Сердце на ладони) (1963, ) шигырь һәм поэмалар җыентыгы. «Галәм һәм башаклар авазы» (Голос Космоса и Колосьев) (1969), «Үзеңә барып җитү» (Достать до себя) (1974), «Заманга тугърылык» (1982) һ.б. шигырь җыентыклары басылган. Очерк һәм публицистика өлкәсендә аеруча уңышлы эшләп килә. Аның мөһим проблемалар күтәргән очерклары Мәскәүдә «Правда», «Комсомольская правда» газеталарында, «Дружба народов», «Огонёк» журналларында басылган. «Башкирия турында китап» (Книга о Башкирии) (М.,1964), «Биредә Азия Европа белән очраша» (Здесь Азия встречается с Европой) (1967), «Ун тост-Гөрҗистан хөрмәтенә» (1969), «Күпер» (Мост) (М., 1973), «Азәрбайҗан салават күпере» (Радуга Азербайджана) (Бакы, 1974), «Җиде юл чатында» (На семи дорогах) (М., 1974), «Сабантуй» (М., 1975), «Шатлыклы төбәк» (Радостный край) (1975) һ.б. очерк китаплары нәшер ителгән. Күп мәртәбә очерклары белән «Дружба народов», «Огонёк» журналлары, «Комсомольская правда» газетасының еллык лауреаты булды. Тәрҗемә өлкәсендә эшли. Фәрит Исәнгуловның «Батырлар утравы» повестен (1967), Динис Исламовның «Мәскәү юлы» романын (1968), Баязит Бикбай, Мостай Кәрим, Хәким Гыйләҗев, Кәтибә Кинҗәбулатова, Рәшит Нигъмәти, Муса Галинең аерым әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп бастыра. Уфа-гид сайтында Кино, радио, телевидение өчен сценарийлар яза. «Дала батыры» (Степной батыр), «Исәнме, Уфа!» (Здравствуй, Уфа!), «Үзгәргән төбәк» (Преображенный край) телефильмнары киң билгеле.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (1976) – «На семи дорогах» (Җиде юл чатында) (М., 1974 ) китабы өчен ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1964)

Әдәбият 1. М. Кәрим. Йөрәк уч төбендә. В мире книг, 1963, № 8.

2. Г. Рамазанов. Туган җир турында җылы сүз. Литературная Россия, 1966, № 27.

3. Р. Әмиров. Сөюнең даимилеге. Урал, 1977, № 5.

4. С. Сафуанов. Хәкимов Рамил (китапта: С.Г. Сафуанов. Башкортостан: краткая энциклопедия), Уфа, 1996.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988

Сылтамалар Правда Рамиля Хакимова Башкортстан (белешмәлек)

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Журналистлар Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Уфа педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары