Тимерханов (Тимерханова) — татар халкында еш очрый торган фамилия. Кеше исеме «Тимерхан»нан ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Айнур Тимерханов (1974), тел галиме, лексикограф, фән докторы. Вәкил Тимерханов (1907―1988), фирка-хуҗалык эшлеклесе, 1940―1941 елларда КПССның Сарман, 1946―1947 елларда Әгерҗе райкомнарының беренче секретаре. Дамир Тимерханов (1935—2009), генерал-майор (1981), тарих фәннәре кандидаты (1990). В. М. Тимерхановның улы. Илдус Тимерханов (25.04.1956), балалар язучысы, журналист. Эрнест Тимерханов (10.07.1978), кино һәм театр артисты.
Разия Тимерханова (1918―), җырчы. ТАССР атказанган артисты (1950).
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр