Илдар Әбүзәров (Илдар Әнвәр улы Әбүзәров) – язучы, кыска хикәя жанры остасы. А.С. Пушкин премиясе лауреаты. Рус телендә яза. Хөсәен Фәезханов нәселеннән. Мин - һөнәри язучы түгел

Тәрҗемәи хәле 1976 елның 5 июнендә Горький шәһәрендә туган. Түбән Новгород дәүләт университетының тарих факультетын, Мәскәү ислам көллиятен тәмамлаган. Түбән Новгород газеталарында спорт күзәтүчесе булып эшләгән. Түбән Новгородның «Маһинур» мәдрәсәсендә укыткан. Казанда Горький тимер юлының «Гудок» газетасында эшләп ала. «Дружба народов», «Знамя», «Новый мир», «Октябрь» кебек әдәби журналларда әсәрләрен бастыра. Аерым әсәрләре алман, чех, швед, әрмән, гарәп теленә тәрҗемә ителгән.

Иҗаты Язучы буларак 1998 елдан билгеле. Беренче хикәясе «Нижний Новгород» журналында (Түбән Новгород) басылган. 2006 – 2 хикәясе («Почта», «Мавр») Юрий Казаков исемендәге премия шорт-листына кертелә. «ХVIII» романы «Милли бестселлер» (Национальный бестселлер) һәм «Зур китап» (Большая книга) премияләренең лонг-листына кертелә. «Көнчыгышка баручы троллейбус» (Троллейбус, идущий на Восток) хикәясе «ORD&BILD» исемле өлкән швед журналында басыла. «Бәрбәр» (Бербер) хикәясе «SINN&FORM» исемле өлкән алман журналында басыла. «Әдәби экспресс» (Литературный экспресс)та катнаша. Лейпциг, Париж, Франкфурт, Каһирә, Лондонда халыкара китап ярминкәләренең даими катнашучысы. «Мутабор» дигән романы Кыргызстандагы вакыйгаларга багышланган.

Пушкин премиясе (2011) «Мәдәни традицияләрне яңача үстергән өчен» (За новаторское развитие отечественных культурных традиций) номинациясендә «Корбан-роман» хикәяләр җыентыгы һәм «XVIII» романы өчен «Яңа Пушкин премиясе» ала.I Пушкин премиясе патша заманында, II Пушкин премиясе (1988-2005) А. Тепферның алман фонды тарафыннан булдырылган.

И. Әбүзәров: «Пушкин премиясен Тукай премиясе белән тиңләргә була. Заманында аны император академиясе әгъзалары, Иван Бунин, Алексей Куприн, Алексей Битов, Виктор Астафьев алган».

Корбан-роман «Корбан-роман» әсәре буенча Салават Юзеев Казанда «Инновация» студиясендә нәфис фильм төшерә (2013).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 - Пушкин премиясе 2012 - В. Катаев премиясе («Мутабор» китабы өчен)

Чыганаклар

М. Подольская. «Корбан-роман» - гомуми темага бик Казанча фильм. «Казань», 2014, № 9. А. Мирханова. Күк - якын. «Корбан-роман»ны карагач. «Казань», 2014, № 9.

Сылтамалар Язучы булу – үз-үзеңдә казыну ул

Искәрмәләр

Төркем:Түбән Новгород университетын тәмамлаучылар Төркем:Язучылар Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Яңа Пушкин премиясе лауреатлары Төркем:Түбән Новгород татарлары