Мексика култыгы (, , ) — Атлантик океанындагы ярымъябык диңгез, Төньяк Американың көньяк-көнчыгыш яр буе янында, Флорида вә Юкатан ярымутраулары һәм Куба утравы арасында.

Майданы 1555 мең км². Тирәнлеге 3822 метргача. Флорида бугазы аркылы Атлантик океаны белән, Юкатан бугазы аркылы Кариб диңгезе белән тоташкан. Миссисипи елгасы коя.

Климаты көньякта тропик, төньякта субтропик, һава температурасы августта 28°, февральдә 14—15°. Еллык явымнар саны 1000–1200 мм. Җәй һәм көз айларында көчле давыллар була. Су өслегенең температурасы 29°, сай урыннарда 30—З1, салкын фасылларда 18—25°. Тозлылыгы 36—36,9‰. Өске агымнар, нигездә, сәгать телләре юнәлешендә хәрәкәт. Мексика култыгына Кариб диңгезеннән Юкатан агымы керә. Култыктан Гольфстрим башлана. Суның күтәрелеше тәүлеклек, 0,3—0,6 метргача.

Мексика култыгының шельф өлешендә балык, устрица, , лангуст вә ташбака тотыла. Култыкның төньяк-көнбатыш шельф өлешендә эре карамай чыганкалары бар. Төп портлар: Яңа Орлеан (АКШ), Веракрус (Мексика) вә Гавана (Куба).

Төркем:АКШ географиясе Төркем:Мексика географиясе Төркем:Куба географиясе