Рөстәм Килдебәков, Рөстәм Әхмәт улы Килдебәков (1934 елның 30 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2023 елның 9 ноябре, РФ, ТР, Казан) ― рәссам. Тукай премиясе лауреаты (2011). СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Татарстанның халык (2006), Россия Федерациясенең атказанган (2011) рәссамы.
Тәрҗемәи хәле
1934 елның 30 мартында Казанда туган. Казанда сәнгать укуханәсен (1954). Львовта гамәли һәм декоратив сәнгать институтын (1960) тәмамлаган.
Иҗаты 1960-еллар башыннан рәссам-монументалист буларак билгеле. Озак еллар монументаль сәнгать өлкәсендә иҗат итә. Мозаика, сграффито, витраж техникасында иҗади эшләп, «Казан» («Казань»), «Идел» («Волга») кунакханәләрен (Казан) бизәүдә, Казан тимер юлы вокзалын, Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләрендә берничә объектны бизәүдә хезмәт куя.
1990 елың башыннан станок сәнгатендә уңышлы эшләп килә. Җәмәгате Мария Килдебәкова белән гобеленнар тукыйлар, Татарстанның җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе иҗат итәләр.
Вафаты 2023 елның 9 ноябрендә Казанда 90нчы яшендә вафат булган 89 яшендә Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Килдебәков вафат булды. Татар-информ, 10.11.2023. Күргәзмәләре 2023 ― Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Төс формуласы» күргәзмәсе ачыла. 150 дән артык рәсем сәнгате әсәре һәм график әсәр тәкъдим ителә. «Хәзинә» галереясында татар рәссамы Рөстәм Килдебәковның картиналар күргәзмәсе ачыла. Татар-информ, 3.03.2023 Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991). Татарстанның халык рәссамы (2006). Тукай премиясе (2011) ― татар халык әкиятләренә нигезләнеп тукылган «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» (триптих) гобеленнары өчен (Мария Килдебәкова белән бергә). Россиянең атказанган рәссамы (2011) «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2015)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Р. Ә. Килдебәковның юбилей күргәзмәсе
Моны да карагыз
Төркем:Рәссамнар Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Казан уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:РФ атказанган рәссамнары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр