Рүзил Гатин, Рүзил Исхак улы Гатин (Рузиль Исхакович Гатин; 1987 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — актер, җырчы, алып баручы, пародия остасы. Татарстанның халык артисты (2025).

Тәрҗемәи хәле

1987 елның 15 октябрендә Яр Чаллыда туган. Яр Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназияне, музыка мәктәбен (педагог Нәфисә Әхмәтшина), Мәскәүдә РАТИ (ГИТИС)ның эстрада факультетын (Михаил Борисов курсы) (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (педагог Нина Варшавская) (2012) тәмамлаган.

Иҗаты 6 яшеннән җырга өйрәнә башлый (беренче мөгаллиме Гөлсинә Гәрәева). 1996 елдан музыка мәктәбендә белем ала. «Мизгел» ансамблендә (Чаллы) җырлый. Иҗат юлы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйгенең республика һәм зона ярышларында күп мәртәбәләр җиңүче, 2003 елда Гран-при иясе була. 2008 елдан фестиваль кысаларында актерлык осталыгы, сәхнә теле, конферанс буенча мастер-класслар бирә. СТС (Мәскәү) телеканалында тапшыруларда катнаша.Татарам.ру сайтында

Башкарган партияләре «Ак бүре» операсы (Зөлфия Рәүпова) — Тегин ханның кече улы. «Алтын Казан» рок–операсы — Биктимер. «Минем чибәр ханым» — профессор Хиггинс.

Режиссёр эше «Пигмалион» Б. Шоу пьесасы буенча Ф. Лоу музыкаль комедиясеРүзил һәм аның командасы

Уңышлары 2001 Беренче каналның (Мәскәү) «Иртәнге йолдыз» (Юрий Николаев белән) конкурсы — 2 урын («Мизгел» ансамбле белән). 2002 «ХХI гасыр балалары без» халыкара балалар фестивале (Албена, Болгария) — призлы урын («Мизгел» ансамбле белән). «Йолдызларга юл» (Санкт-Петербург) фестивале 2003 «Созвездие-Йолдызлык» фестивале — Гран при. 2004 «Созвездие-Йолдызлык» фестивале — 1 урын. Б. Брунов исемендәге яшьләр фестивале-бәйгесе (Мәскәү) — Гран-при. Н. Михалковның «Яңа исемнәр» халыкара фонды стипендиаты. 2011 II халыкара «Зур аерма» (Большая разница) пародияләр фестивалендә (Әдис, Украина) катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― Татарстанның халык артисты Признание заслуг. 5 июня 2025 года. РТ Онлайн, 05.06.2025

Шәхси тормышы Беренче хатыны (2018 елга кадәр) Гөлнара Гатина, җырчы. Икенче хатыны Анна Аглатова, Зур театр солистыАнастасия Попова. «Вместе на сцене и в жизни»: бельканто от татарского тенора в Большом театре. Бизнес-Онлайн, 25.04.2025. Искәрмәләр

Сылтамалар «Созвездие-Йолдызлык» сайты Яшел Үзән порталы Р. Гатин: Авызга чикләвек кабып сөйләшәм

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Артистлар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары