«Башкортостан укытыусыһы» (, Башкортстан укытучысы) журналы — Уфада укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен нәшер ителүче айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби басма. Баш мөхәррире-директоры – 2007 елдан Салават Кәримов (Салават Кәрим).

Тарих

1920 елның февраленнән нәшер ителә. Беренче саны Стәрлетамакта «Мәгариф эшләре» исеме белән чыга (мөхәррире Төхфәт Ченәкәй (Төхфәтулла Гыйззәтуллин). 1924 елдан Уфада «Белем» исеме белән чыга (мөхәррире Имай Насыйри). 1931 елдан «Культура революциясе» (мөхәррире – С. Гайнуллин) 1936 елдан хәзерге исеме белән нәшер ителә (мөхәррире Гобәй Дәүләтшин). 1941, июнь – 1952 елларда чыгудан туктап тора. 1952 елдан яңадан торгызыла (мөхәррире – Г. Ишбулатов). 1952-1954 елларда ике айга 1 сан чыга.Журнал сайтының «Безнең турыда» бүлегендә

Журнал бүлекләре Баш бит Башкорт теле һәм әдәбияты Башлангыч мәктәп Мәктәпкәчә тәрбия Рус теле һәм әдәбияты Милли телләр һәм әдәбиятлар Мәктәптә чит тел Туган якны өйрәнү Табигать һәм төгәл фәннәр Һөнәри белем Тәрбия һәм өстәмә белем Мәгариф белән идарә итү

Баш мөхәррирләр Төхфәт Ченәкәй, Имай Насыйри, Гобәй Дәүләтшин, Гайнулла Ишбулатов, Сәлимҗан Гомәров, Г. Шаһибәкова, И. Бикмәтов (1955 – 1961), Ә. Шоңкаров (1961 – 1966), Г. Иргалин (1966 – 1969), Ә. Гарипов (1969 – 1971), С. Гомәров (1971 – 2005), Т. С. Дәүләтбирдина (2005 – 2007) . 2007 елдан алып “Башҡортостан уҡытыусыһы” журналының баш мөхәррире — С. Кәримов.

Тираж 1924 — 1 000 — 1 500 1952 — 5 000 ........ — ↗ 45 000 2011 — ↘ 27 000 2020 — ↘ 12 000 «Башкортостан укытыусыһы»: «Без беркайчан да бетмәячәкбез». Азатлык радиосы, 24.02.2020 2021 — ↘ 10 000 2022 — ↘ 9 000+ Хәтер 2025 елның 28 февралендә Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтында «Башкортстан укытучысы» журналының 105 еллык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл үткәрелгәнИнсаф Хужабирганов. Өфөлә «Башҡортостан уҡытыусыһы» журналы 105 йыллыҡ юбилейын билдәләне. Башинформ, 28.02.2025. Искәрмәләр

Сылтамалар Ф. Сибәгатов. Республика педагогикасы һәм методикасы елъязмасы Рәсми сайты

Төркем:Башкортстан журналлары Төркем:Башкорт телендә чыгучы журналлар Төркем:Уфа матбугаты