Бу Казан табибы турында мәкалә, Ташкент рәссамы турында моннан укыгыз
Марат Садыйков, Марат Наил улы Садыйков (1970 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа ― 2023 елның 29 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — табиб, ТР сәламәтлек саклау министры (2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр), медицина фәннәре кандидаты (1999), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (фән һәм техника өлкәсендә). Татарстанның IV (2009-2014), V (2014-2019) чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. «Балалар табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1993). Ординатураны поликлиник педиатрия кафедрасында үткән. Чыгарылыштан соң кафедрада ассистент булып эшләргә калдырылган. 1999 елда ул сәламәтлек саклауны оештыру темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган.Эвелина Киселёва. «Будто бы он еще с нами, позвонит утром и даст поручение»: коллеги о Марате Садыкове. Татар-информ, 29.01.2023
Хезмәт юлы 1996 елда 18нче Шәһәр клиник хастаханәсенең консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.
2000 елдан Казан онкология диспансеры баш табибы. Ул җитәкләгән сигез ел эчендә онкодиспансер заманча югары технологияле үзәккә әверелә.
2008 елның июленнән 2018 елның февраленә кадәр Казанның 7-санлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы.
2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр ТР сәламәтлек саклау министрыТатарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин вазифасыннан китте.
Иҗтимагый эшчәнлеге Татарстанның IV чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2009-2014) Татарстанның V чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты (2014-2019). ТР Дәүләт Шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы .
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган табибы. Татарстанның Дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә). Сәламәтлек саклау отличнигы. Югары категорияле сәламәтлек саклауны оештыручы. 2022 ― Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен» медале Татарстан сәламәтлек саклау министрына Россия Эчке эшләр министрлыгы медален бирделәр. Татар-информ, 8.02.2022. 2023 ― Пирогов ордены (үлгәннән соң) ― «сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Путин Марат Садыйковны үлгәннән соң Пирогов ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 13.02.2023
Шәхси тормышы Татарстанда танылган медицина династияләренең берсе ― Садыйковлар династиясеннән. Әтисе Наил Сәлах улы Садыйков, табиб, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары (1989―2003). Әнисе Нәзирә Шайхелислам кызы (?―2023 Элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның әнисе вафат булган. Татар-информ, 26.02.2023), табиб-педиатр, укыганда Ленин стипендиаты булган, укуын кызыл диплом белән тәмамлаган. Сеңлесе Гүзәл Наил кызы, табибә, хәзер М. Садыйков исемендәге 7нче хастаханәдә физиотерапия бүлеге җитәкчесе.
Хатыны Динара Илгизәр кызы (Зыятдинова), табиблар гаиләсеннән, Марат Наил улы белән Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, өйләнешкәннәр. Уллары Марсель Марат улы, кызлары Камилә Марат кызы да табиблык һөнәрен сайлаганнар Династия врачей Садыковых. «Татарстан», 2024 ел, № 6, 30-33нче бит..
Вафаты 2023 елның 29 гыйнварына каршы төндә Казанда 53 яшендә вафат.Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат. Татар-информ, 29.01.2023 Мәрхүмне Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр. Марат Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле. Татар-информ, 29.01.2023.
Хәтер 2023 елның июнендә Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирелгән Казанның 7 нче хастаханәсендә Марат Садыйковка истәлек тактасы куела. Татар-информ, 26.02.2024. 2024 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Казанның Маршал Чуйков урамы, 54 йорт адресы буенча урнашкан 7нче шәһәр клиник хастаханәсе бинасы фасадына истәлек тактасы кую карары» кабул ителгәнОб установлении мемориальной доски на фасаде здания по адресу г.Казань, ул. Маршала Чуйкова, д.54 2024 елның 28 февралендә Казанның 7нче хастаханәсе территориясендә Марат Садыйковка бюст ачылган Казанның 7нче хастаханәсе территориясендә Марат Садыйковка бюст ачылды. Татар-информ, 28.02.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар
М.Н. Садыйков «Чикләрсез татарлар» сайтында М.Н. Садыйков ТР Дәүләт шурасы сайтында
Шулай ук карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Медицина фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Педиатрлар Төркем:Министрлар Төркем:Пирогов ордены кавалерлары