«Акчарлак» газетасы — Татарстанның Казан шәһәрендә нәшер ителүче күп тиражлы шәхси басма. Газетаны нәшер итүчеләр — Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Рузилә Сафина.

Баш мөхәррирләре 2014―2025 еллардаЗөлфия Шәвәлиева. Алмаз Гыймадиев «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.10.2025 ― Алмаз Марс улы Гыймадиев. 2025 елдан ― ? Тарих

Беренче саны 2001 елда дөнья күрә. Башта айга бер, соңрак атнага бер А4 форматында 32 биттә бастырыла.

Тираж Тиражы сертификацияләнгән (Таныклык № 616, 2010 елның 28 маеннан гамәлдә). 2001 ел — 16 800. 2013 ел — 42 000. 2015 ел — 33 240. 2020 ел — 35 058 (4 465 Россия буйлап тарала, 5 462 киосклар аша сатыла) Татарстан: пандемия тиражларга тискәре йогынты ясамаган. Азатлык радиосы, 9.07.2020 2022 ел, гыйнвар — 35 919 (гомуми тираж) 2022 ел, июль — 33 047 (гомуми тираж) 2023 ел, № 3 — 33 557 (гомуми тираж) 2023 ел, № 28 — 30 829 (гомуми тираж) 2024 ел, № 1, 2 — 32 606 (гомуми тираж). Татарстанда ― 27 584, Россиядә («Акчарлак―атнакич») ― 5 022. 2024 ел, № 26 (3.07.2024) ― 29 833 (гомуми тираж). 2025 ел, № 28 (16.07.2025) ― 28 226 ↓ (гомуми тираж).

Бүләкләре Биш ел беррәттән (2010 — 2015) «Тираж – ел рекорды» премиясенең «Милли телдә иң күп тиражлы газета» номинациясендә җиңүче .

Контент-юнәлеше “Акчарлак” мәгълүмат бирү һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Гаилә газетасы.

Сәхифәләре Ил һәм дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни, дини тормыш яңалыклары. Аналитик материаллар, мәкаләләр, репортажлар. Яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесе проблемалары. Күренекле шәхесләр белән таныштыру. «Зарлы телефон», «Ир белән хатын», «Сәламәтлек» тематик сәхифәләре һ. б.

Габделфәт Сафин:

Яңа басмалар 2003 елдан башлап, газетага кушымта рәвешендә, айга бер «Ашыгыч ярдәм», «Уртак хисләр»,2003 елда «Уртак түшәк» () исеме астында барлыкка килгән газета, «Татарстан» журналының 2004 елгы октябрь санында Азат Ахунов тарафыннан бастырылган Татарская пресса: шаг в сторону карается расстрелом? мәкаләсендә каты тәнкыйтьләнә, 2009 елның 16 сентябрь көнендә мөхәрриргә Роскомнадзор тарафыннан шелтә белдерелә , 2013 елның 27 май көнне Азатлык радиосы һәм 28 май Матбугат.ру порталларында Римма Бикмөхәммәтова авторлыгында чыккан Китап укучы юкмы, әллә язучымы? материал белән 23 сентябрь РКН утырышы арасында исемен үзгәртә, 17 мең язылучысы булган газетаның ябылуы турында хәбәр Матбугат.ру сайтында 1.02.2015 көнне чыга. «Авырмас өчен 101 киңәш», «Акчарлак сканворды», «Татар хатыны» газеталары , «Азан нуры» һәм «Строители Татарстана» журналлары бастырыла.

Искәрмәләр

Сылтамалар Акчарлак — нәшрият йорты Басманың рәсми сайты Габделфәт Сафин. Җырчының шәхси сайты

Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Татарстан гәҗитләре Төркем:Татарстан матбугаты Төркем:Шәхси гәҗитләр Төркем:Атналык газеталар